Девятерня авыл җирлегендә узган җыен бүләкләүләргә бай булды
Аларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Девятерня авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев тапшырдылар
Алтын туйларын билгеләп үтүче Сабира–Илфат Закировлар, гаилә корып яши башлауларына 40 ел тулган Рифгать–Зөлфия Гарифуллиннар, гомерен медицина хезмәтенә багышлаган Зилә Хөснетдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Нәзирә Абдуллина, Зөлфия Фәйзуллина, Миңненәсим Рамазанов район авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Флүрә Шәрипова район кулланучылар җәмгыятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Җирлек тормышында актив катнашучы Әнвәр Шакиров, Ринат Фәхриев, Фәнис Рамазанов авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты, Фәнис Газизов һәм Илдус Кәримовка котлау хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев