Девятерня җирлегендә Яңа елны истә калырлык уздырдылар
Бәйрәм берничә көн дәвам итә
Сагынып көттек Яңа елны. Бу бәйрәмгә алдан әзерләндек.
Л. Айтуганов исемендәге Девятерня мәктәбендә ата-аналар, ветеран укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар өчен бик күңелле Яңа ел чарасы булып узды.
Яңа елны барыбыз да зарыгып көттек. Шәхси хуҗалыклар да ныклап әзерләнделәр. Күп кенә йорт алларына кар сыннары ясалды. Мәдәният йорты, мәктәп каршында да матур сыннар күп.
Шулай ук Яңа елга әзерлек буенча «Болгар радиосы» оештырган конкурста катнаштык. Девятерня авылы 2нче урынга лаек булды.
Катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт!
30 декабрьдә Нарат авылында бик матур Яңа ел бәйрәме оештырдык. Кыш бабай, Кар кызын каршы алдык. Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Тәмле ризыклар белән сыйлаган Ильясова Фәния, Җәләева Гүзэлия, Хуҗина Гөлчәчәк, Хаҗиева Гөлсияргә зур рәхмәт!
31 декабрьдә бөтен халык Девятерня мәдәният йортына ашыкты. Күңелле, театральләштерелгән тамаша булды.
Җыр-бию, кызыклы күренешләр, уеннар, лотерея - бар да булды ул көнне. Олысы да, кечесе дә бу бәйрәмне зарыгып көткән. Бар кеше дә рәхәтләнеп күңел ачты. Бары тик яхшы кәеф һәм изге ниятләр белән Яңа елны каршыларга өйләренә таралышты.
Бәйрәмне оештыручыларга, Девятерня авыл җирлегенә, мәдәният йортына, китапханәче кызларга, иганәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез.
Яңа елның төп призы микродулкынлы мич булды. Ул Гали авылыннан Галиннар гаиләсенә чыкты. Бик күп бүләкләр уйнатылды.
Исәнбайдан килгән кунаклар Әлфия, Зөлфия апалар бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.
Елларыбыз имин, күкләребез аяз булсын!
Яңа ел әле дәвам итә. Бүген Шәриповлар династиясе Яңа ел концерты куя.
Җирлегебездән махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагырда торучы егетләребезнең якыннарына күчтәнәчләр таратылды. Кыш бабай, йортларга кереп, балаларны котлады.
2026 ел имин булсын!
Алия Арсланова.
Девятерня авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев