Девятерня кызы – театр артисты
Назлыгөл Арсланова иҗатташ дуслары белән авыл мәдәният йортларында “Кызыл калфак” әкиятен куйды
Яңгырлы көндә кинәт кенә кояш чыгып сөендергәне бармы сезне?
Әлбәттә, бардыр!
Әле ул кояш нурларында күкне иңләп балкыган салават күпере дә пәйда булсамы?! Яңгыр исе, саф һава, күңелнең җиде кылына кагылып, җанда туып кына килгән шигъри тәлгәшләрне үз сыртында тәгәрәтеп, төрле төсләргә чумдырып-чумдырып алучы салават күпере... Матууур, сихри мизгел!
Коеп яңгыр яуган, күбәләк-күбәләк карлар уйнатып апрель бураны дулап алган апрельнең бер көнендә, чынлап та, болыт арасыннан кояш чыккандай булды, Исәнбай мәдәният йорты сәхнәсендә “Кызыл калфак” әкиятен карап хозурлану. Чаллы шәһәренең “Алина” курчак театры артистлары Влад Поджидаев, Назлыгөл Арсланова тамашачыны, чын мәгънәсендә, матурлык, батырлык дөньясында йөрттеләр. Салават күперенең җиде төсен юкка гына телгә алмадым, бу ике артист бер мизгелдә җиде төрле рольгә керә алулары белән таң калдырдылар. Ихлас уйнау, тавыш үзенчәлеге, музыка, яктылык... Искиткеч! Ә, тәрбияви әһәмияте “Кызыл калфак”ны дүрт гасырга якын яшәтә дә инде!
Хәер, танылган француз язучысы Шарль Перроның “Кот в сапогах”, “Спящая красавица”ларын да кем генә белми икән?! Безне дә, әти-әниләребезне дә үстергән әкиятләр алар. Сокланып, алкышлап, елмаеп балачакка кайтып килдек. “Театр яктылыкка илтә”, “Театр тәрбияли...” дип кабатларга яратсак та, залда укучыларның бик аз булуы аңлашылып бетмәде, әлбәттә. Әмма үз оныкларын, балаларын алып килгән әти-әниләр дә бар бит!
Аларның бала белән сөйләшеп, көлешеп сәхнәне күзәтүләре матур, бер илаһи күренеш иде... Онытмыйк, балаларны кечкенәдән үк әкиятләр тәрбияли. Чаллы театрының яшь, әмма бик оста артисты Назлыгөл Арсланова – хезмәттәшебез, дусларыбыз, хөрмәтле райондашларыбыз Фәнис–Алия Арслановларның кызы булуы – икеләтә шатлык һәм горурлык!
Шул ук көнне Кадыбаш мәдәният йортында “Кызыл калфак”ны караучылар да матур хис-кичерешләр белән таралышканнардыр дип уйлыйм.
Әлфирә Низамова
Исәнбай авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев