Девятерня мәктәбе “Театр юл йөрү кагыйдәләре белән дус – 2025” Республика бәйгесендә җиңү яулады
Балалар үзләренең сәләте, креативлыгы белән жюрины таң калдырды
“Беренче адымнар” театр коллективы Алия Арсланованың сизгер җитәкчелеге астында театраль күренешләр республика конкурсының “Спектакль” (өлкән төркем, 11-18 яшь) номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды, дип хәбәр итә “Балалар иҗат йорты”.
Балалар үзләренең сәләте, креативлыгы һәм театр сәнгате аша мөһим юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиткерә белүе белән жюрины таң калдырды.
Яшь актерларны һәм аларның җитәкчесен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Театр мәйданында яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев