Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Девятернядан Рәис–Мөхтәрәмә Әхмәтҗановлар быел алтын туйларын билгеләп үттеләр

Аларның гаилә тарихы нәкъ илле ел элек, 1974 елның 26 июлендә языла башлый

Ә мәхәббәт тарихлары тагын да иртәрәк башлана. Шушы еллар эчендә Девятерняда яшәүче Мөхтәрәмә–Рәис ӘХМӘТҖАНОВлар борчуын-шатлыгын бергә кичергәннәр, лаеклы хезмәт юлы узганнар, өч балаларын олы тормыш юлына озатканнар.

Көчек авылы кызы Мөхтәрәмә, Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, юллама буенча Девятерня мәктәбенә җибәрелә. Ул вакытта Рәис Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты була.

– Клубта 1 Май бәйрәменә концертка әзерләнәбез. “Подмосковные вечера” җырына хорга тезелдек. Шунда Мөхтәрәмә: “Безнең буйлар да туры килә, янәшәмә бас”, – дип дәште. Менә шул мизгелдән куллар кулга тотынышты, чәчләр чәчкә бәйләнде, – ди Рәис абый.

– Туган авылымда мәктәп директоры булып эшләгән бертуган абыем Мансур математика укытучысы кирәк, кайт дип чакырса да, риза булмадым. Чөнки киләчәгемне Рәис белән генә күз алдына китерә идем. Аннан соң табигать кызы буларак, бу якның урман-әрәмәләренә дә гашыйк идем мин. Юк, ташлап китә алмадым Девятерняны. Һәм моңа бер тапкыр да үкенгәнем булмады, – ди Мөхтәрәмә апа.

Әнә шулай, ямьле җәй аенда Девятерняда Әхмәтҗановлар гаиләсе туа. Рәис абый колхоз заманнарында ферма мөдире, зоотехник, учетчик вазифаларын башкара. Җор, тапкыр телле булуы аңа Мәдәният йорты мөдире булып эшләгәндә дә ярдәм итә. Нәфис сүз остасы әле хәзер дә күп шигырьләрне яттан сөйли. 
Мөхтәрәмә апа – районда иң көчле математикларның берсе.

Рәис абый белән Мөхтәрәмә апаның дини кануннар буенча яши башлаганнарына күп еллар инде. Икесе дә – намаз ияләре.

– Нәселебездә дин дә көчле. Бертуган Зәйтүнә апам ике тапкыр хаҗга барды. Мансур абыем да хаҗи, – ди Мөхтәрәмә апа. Рәис абый авылда ун еллап мулла вазифасын да башкара. Үзләре дә күп укыйлар, өйрәнгәннәрен башкалар белән дә теләп бүлешәләр.

Балалары Эльмира, Ленар, Рөстәм төрле җирләрдә яшәсәләр дә, туган йортка эзне суытмыйлар. Эльмира күрше Кадыбаш авылында гомер кичерә. Әнисе юлыннан киткән бик тә хөрмәтле педагог ул, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы.

– Әнинең мине китапханәче итеп күрәсе килгән иде. Әмма мин “укытучы булам” дигән сүземдә нык тордым. Һәм 30 ел инде мәгариф системасында үз вазифамны чын күңел белән яратып башкарам, – ди Эльмира ханым.

Ленар да – мөгаллим. Ул – Башкортостанның атказанган укытучысы. Икесе дә бик талантлылар. Эльмира шигырьләр яза. Ленар – үзешчән композитор, җырчы, тамада. Бергә иҗат иткән уртак җимешләре дә күп.

Рөстәм гаиләсе белән Ижауда яши. Һөнәре буенча механик булса да, ул да сәнгатькә бик якын. 

–    Әти яшь чагында гармунда бик оста уйный иде. Ә әни җырлый. Бездә әлеге сәләтләрне үстерүдә аларның өлеше искиткеч зур, – ди Эльмира ханым.

Аларның үз гаилә традицияләре дә бар. Әти-әниләре җәй буе үстергән каз, бройлер, үрдәкләрне бергәләп эшкәртәләр, туган көннәрне җыелышып уздыралар, бәрәңге утырту, алу, өй юу өмәләре уздыралар… Әле бриллиант, рәхәт туйларга да парлап барып җитәргә Ходай насыйп итсен аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев