Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе өлкәннәр декадасына әзерләнә

1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлаша. Районыбызда ул ункөнлек итеп игълан ителде. Өлкәннәр өчен нинди чаралар әзерләнә? Район социаль яклау идарәсе начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНАдан шул турыда сөйләвен үтендек. - Районда өлкән яшьтәге 7928 кеше яши. Аларның барысы да зур хөрмәткә лаек. Өлкәннәр декадасын 28 сентябрьдә сәгать 11дә Мәдәният сараенда бәйрәм...

1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлаша. Районыбызда ул ункөнлек итеп игълан ителде. Өлкәннәр өчен нинди чаралар әзерләнә? Район социаль яклау идарәсе начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНАдан шул турыда сөйләвен үтендек.
- Районда өлкән яшьтәге 7928 кеше яши. Аларның барысы да зур хөрмәткә лаек.
Өлкәннәр декадасын 28 сентябрьдә сәгать 11дә Мәдәният сараенда бәйрәм концерты белән башлап җибәрәбез. 29 сентябрьдә сәгать 3тә өлкәннәребезне "Мама" исемле фильм карарга чакырабыз. Керү - бушлай.
1 октябрьдә 8-12сәгатьтә - хатын-кызлар, 13-17 сәгатьтә ирләр өчен мунчада бушлай хезмәт күрсәтелә.
1 октябрьдә шәһәрдәге барлык чәчтарашханәләрдә чәч көйләтү, аяк киеме ремонтлау остаханәләрендә вак ремонт, эшмәкәрләр Н.Мешкова һәм И.Боталовада документка фотога төшү, З.Хуҗахмәтовада (М. Горький тыкрыгы, 1) киемгә вак ремонт ясатуда 50 процент ташлама. Автодепо (Ометов ур., 32), эшмәкәрләр Л.Джаметов, С.Щетилин автомастерскойларында май алыштыру, бөтен төр диагностика, К.Сырыхта полировка бушлай. "Альянс", "Каскад", "Рэтрал", "Сокол"да шәһәр буенча такси бәясе - 50 сум.
Эшләгән предприятиеләре беткән һәм башка җирләрдән күченеп кайткан пенсионерларга район башкарма комитеты җитәкчесенең күчтәнәчләре 26 сентябрьдән социаль яклау идарәсендә һәм "Өмет" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ("Төзүче" тулай торагы) бирелә башлады. Бүләк пенсия яшенә җиткәннәргә документ нигезендә бирелә.
Хөрмәтле җитәкчеләр, бу көннәрдә үз пенсионерларыгызга аеруча игътибарлы булып, кадер-хөрмәт күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев