Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә төзелешләр дәвам итәчәк

Узган җомгада ТР Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ безнең районга эшлекле визит белән килде. Хөкүмәт Рәисе белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Фәрит Хәнифов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башка рәсми затлар килгән иде. Алар иң элек шәһәрнең Ометов урамында төзелүче өч йортта бара торган эшләрнең...

Узган җомгада ТР Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ безнең районга эшлекле визит белән килде.
Хөкүмәт Рәисе белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Фәрит Хәнифов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башка рәсми затлар килгән иде. Алар иң элек шәһәрнең Ометов урамында төзелүче өч йортта бара торган эшләрнең барышы белән таныштылар. Бу йортларның берсе ветераннар өчен булачак. 15 ветеран әлеге йорттан фатир ачкычларын январь аенда алачак. Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 15 фатирлы йорт киләсе ел урталарында файдалануга тапшырылачак. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 16 фатирлы йорт та быел ел ахырына төзелеп бетәргә тиеш. Илдар Халиков әлеге төзелешләрдәге эшләрнең барышыннан канәгать калды һәм фатир ачкычларын хуҗаларына билгеләнгән вакытта тапшырырга кирәклегенә басым ясады. "Төзүчеләребез иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр алны-ялны белми эшлиләр һәм йортларны срогында тапшырачакларына ышанабыз", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров.
Аннан соң делегация Имәнлектә төзелә торган ял итү зонасына юл тотты. Илдар Шәфкатович хуш исле нарат урманы уртасында якташлары өчен бик тә кирәкле ял итү зонасы төзү инициативасы белән чыккан Валерий Макаровның идеясен хуплады. "Балаларга, яшьләргә генә түгел, урта һәм өлкән буын өчен дә менә дигән ял итү урыны булачак Имәнлек", - диде ул.
Район җитәкчесе Хөкүмәт Рәисенә шәһәрдә ЗАГС өчен аерым матур бина кирәклеген һәм моның өчен элекке "Авангард" кинотеатрын төзекләндерергә теләүләрен әйткәч, Илдар Халиков балачагында кино карарга йөргән бинаның нинди хәлдә булуы белән кызыксынды. Әмма ташландык хәлдәге бина анда бер дә уңай тәэсир калдырмады һәм ул: "Моңа реконструкция үткәрүгә акча түккәнче, яңа бина төзүегез хәерлерәк", - диде.
Аннан соң делегация Яңавыл тирәсендә 2600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелешенә килде. Моннан ике атна элек бу гигант терлекчелек комплексының беренче корпусы файдалануга тапшырылган иде. Бирегә 1200 баш Австралия таналары урнаштырылды. Декабрь ахырларына икенче корпус әзер булачак һәм анда әлегә Пеләмештә карантинда торучы 900 баш чит ил таналары кайтартылачак. Илдар Халиковка мегаферма төзелешенең барышы һәм аның киләчәге турында Иван Егоров аңлатма бирде.
Хөкүмәт Рәисенең эшлекле визиты барышында Валерий Макаров Әгерҗедә Заводская урамында кадет мәктәбе, Гоголь урамында йөзү бассейны төзү, үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенең "сакаллы" төзелешкә әверелгән бинасын үзгәртеп табиблар өчен йорт итеп төзү мәсьәләсен күтәрде. Илдар Халиков район җитәкчелегенең бу планнарын хуплады һәм аларны тормышка ашыруда Татарстан җитәкчелегенең ярдәм итү өчен юллар эзләячәген белдерде. Без дә бу матур планнарның якын киләчәктә тормышка ашачагына ышанабыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев