Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“ЭкоЯз-2026” бәйгесенә старт бирелә

Иртәгә, 1 апрельдә, Әгерҗе районында санитар-чистарту икеайлыгына старт бирелә.

Әгерҗелеләр ике ай дәвамында Татарстанда узучы “ЭкоЯз” бәйгесендә катнаша ала.  

Бәйге түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

«Экоярдәмче»,

«Экоберләшмә»,

«Экогаилә»,

«Экокоманда»,

«Экопартнерлар»,

«Иң яхшы муниципаль берәмлек».

 

«Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында уза.

Беренче атна – «Кошларга ярдәм ит» (сыерчык оялары ясау, шулай ук аларны элү).

Икенче атна – «Хайваннар турында кайгырту» (хайваннар приютына ярдәм һәм башкалар).

Өченче атна – “Экологик илһам калейдоскобы”.

Дүртенче атна – “Табигать язмышы безнең кулларда”.

Бишенче атна – «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне тәртипкә китерү, төзекләндерү, яшелләндерү).

Алтынчы атна – «Безнең геройлар янәшә яши”.

Җиденче атна – «Без аерым җыю өчен» (икенче чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, җыю пунктларына иске кием-салымнар илтү һәм башкалар).

Сигезенче атна – «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту).

 

Бәйгедә катнашучылар марафон биремнәрен үти, шул хактагы мәгълүматны социаль челтәрләргә (бәйге барышында бит ачык булырга тиеш) урнаштыра. Һәр атна ахырында язманың сылтамасын күрсәтеп хисап ясала һәм оештыручыларның электрон адресына Eco.pros@tatar.ru җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев