Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Экояз”га син дә кушыл

Быелгы «Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында уза

1 апрельдән Татарстанда санитар-чистарту икеайлыгы башланды. Шушы ук көнне “Экояз-2024” бәйгесенә дә старт бирелде. Башкача мөмкин дә түгел: алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.

Бәйге түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

«Экоярдәмче» (18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр дигән ике төркем),
«Экоберләшмә» (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һәм башкалар),
«Экогаилә»,
«Экокоманда» (балалар бакчалары, мәктәпләр),
«Экопартнерлар» (интернет басмалары, телевидение),
«Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Номинацияләрдән күренгәнчә, бәйгедә аерым кешеләр дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, коммерцияле булмаган оешмалар, мәктәп хәрәкәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Быелгы «Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында уза.

Беренче атна – «Кошларга ярдәм ит» (сыерчык оялары ясау, шулай ук аларны элү).
Икенче атна – «Без аерым җыю өчен» (икенче чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, җыю пунктларына иске кием-салымнар илтү һәм башкалар).
Өченче атна – «Синең гамәлләр» (территорияне җыештыру буенча үткәрелгән чаралар).
Дүртенче атна – «Үзгәртү» (чишмәләрне, аларның тирә-юнен төзекләндерү).
Бишенче атна – «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне тәртипкә китерү, төзекләндерү, яшелләндерү).
Алтынчы атна – «Җиргә бакча бүләк ит» ( агач-куаклар утырту).
Җиденче атна – «Хайваннар турында кайгырту» (хайваннар приютына ярдәм һәм башкалар).
Сигезенче атна – «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту).

Бәйгедә катнашучылар марафон биремнәрен үти, шул хактагы мәгълүматны социаль челтәрләргә (бәйге барышында бит ачык булырга тиеш) урнаштыра. Һәр атна ахырында язманың сылтамасын күрсәтеп хисап ясала һәм оештыручыларның электрон адресына Eco.pros@tatar.ru җибәрелә.

Игътибар иткән булсагыз, экомарафон кысаларында тирә-якны тәртипкә китерү өмәләре дә уза. Димәк, аларда катнашып “берьюлы ике куянның койрыгын тоту” мөмкинлеге барлыкка килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев