Ел саен дистәдән артык оя ясый
Сыерчыкларны элекке кебек ярыша-ярыша оя ясап каршы алучылар сирәгәя барса да, бәхеткә, райондашлар арасында бу шөгыльне үз итүче осталар бар әле. Ямурзада яшәүче Рафаэль абый Сабирҗанов һәр язны дистәләгән оя белән каршы ала.
МАЛАЙ ЧАКТА УК ЯСЫЙ ИДЕМ
Тәүге сыерчык оясын ул мәктәптә укыганда ясап карый. Хезмәт дәресендә китаптан карый-карый ясаганым – әле дә истә, ди ул.
Шул вакыттан бирле бу шөгыльне ташламый. Райондашларга ул йортлар салучы, тәрәзә йөзлекләре, беседкалар гына түгел, бик матур сыерчык оялары ясаучы оста буларак та яхшы таныш.
– Мин гомер буе электрик булып эшләдем. Ә анда бер тәүлек эшләп, ике көн ял итә идек. Ял вакытларында кулдан чүкеч, балта төшмәде, – дип елмаеп искә ала Рафаэль абый.
Күптән лаеклы ялда булса да, ул әле дә остаханәсендә матурлык тудыруын дәвам итә.
ОЯ САЙЛЫЙ ТОРГАН ЧАКЛАРЫ
– Язны яратмаган кеше юктыр ул! Минем дә иң яраткан ел фасылы – яз. Бигрәк тә сайрар кошларның көньяктан туган якка кайткан вакытлары – иң күңеллесе, – ди Рафаэль абый.
Ә бу көннәрдә сыерчыклар тырыша-тырыша оя сайлыйлар икән. Рафаэль абыйның агачларга, сарайларга эленгән дистәләгән оясының әле берсен, әле икенчесен “тикшереп” чыгалар кошлар.
– Ә мин ишегалдына урындык алып чыгып утырам да аларны күзәтәм. Җырчы кошларның сайрауларын тыңлау да илһамландыра мине... – ди Рафаэль абый.
УКУЧЫЛАР ДА КИЛӘ
Оста янына Ямурза авылы балалары да еш киләләр. Рафаэль абый аларны язын – оя, кышын җимлек ясау серләренә өйрәтә. Үзләренә бүләккә дә бирә.
– Менә шул балаларның берсе генә булса да өенә кайтып оя ясап караса, мин бик шат булыр идем, – ди ул.
Останың оялары бизәкле булулары белән дә аерылып торалар. Кайсына лалә чәчәге төшкән, кайберләренә яфраклар “очып кунган”.
– Тәрәзә йөзлекләре ясаганнан калган калдыкларны ташламыйм, ояларны бизәү өчен кулланам, – ди Рафаэль абый.
Әнә шулай, оста ясаган ояларга кешеләр дә сокланалар, аларны сайрар кошлар да үз итәләр.
– Бу миңа тагын да дәрт өсти, – дип елмая Рафаэль абый.
Рафаэль Сабирҗановтан сыерчык оясы ясау буенча киңәшләр
Оя өчен иң яхшысы – 2 сантиметр калынлыктагы нарат такта. Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге 20 сантиметрга якын, “ишеге”нең диаметры 5 сантиметр итеп булырга тиеш. Түбәсен төбеннән 2-3 сантиметрга зуррак итеп калдыру шарт. Яңгыр үтмәсен өчен түбәнең алгы өлешен чыгарып калдыралар. Ояны чистарту уңайлы булсын өчен өске капкачын алына торган итеп тә ясарга мөмкин.
Әзер ояны көньяк-көнчыгышка каратып, җирдән дүрт-биш метр биектектә һәм аз гына алга авыштырып урнаштыралар. Болай иткәндә оя эченә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев