Елена Галиева кулында энәләр биеп кенә тора
Бәйләүгә осталык аңа әнисеннән күчкән
32 ел Әгерҗедә тимер юлда хезмәт куйган Елена ГАЛИЕВА лаеклы ялга чыккач буш вакытын бәйләү шөгыленә багышлый. Аның кулында энәләр биеп кенә тора.
Көз якынлашкан саен куллар үзеннән-үзе йомгак белән бәйләү энәләренә тартыла, күңел тынычлык, җылылык эзли башлый, диләр бәйләү осталары. Мондый халәт бәйләү эшен үз итүче Елена Галиевага да хас.
Бәйләүгә осталык аңа әнисеннән күчкән. Яшь чагында дус кызлары белән җыелышып, бер-берсен уздыра-уздыра кул эшләрен яратып башкарулары турында тәфсилләп, “тәмләп” сөйли әнисе Нина Еленага. Элеккеге заманнарда җепләргә кытлык булуы, моның өчен иске киемнәрне сүтәргә туры килүе турында да искәртергә ярата ул.
– Әнием 7 яшьтән минем дә кулларымны энә тотуга ияләштерде. Бүгенге көндә дә 71 яшь булуга карамастан, әнинең кулына энә-җеп алмаган көне юк, – дип башлады сүзен Елена.
– Зур тырышлык, тәвәккәллек, игътибар сорый торган шөгыль ул. Бәйләү уеннан кире кайтып, энәләрне бер читкә алып кую теләге еш туса да, ихтыяр көчемне йодрыкка җыеп, өйрәнүемне дәвам иттем. Шуңа да бүгенгем сөендерә: төрле катлаулы схемаларны укып, теләсә нинди бизәкләрне бәйләп чыга алу сәләтем бар, Аллаһыга шөкер, – дип дәвам итә.
Чыннан да аның эшләре үзенчәлекле, пөхтә, сыйфатлы һәм зәвыклы булулары белән аерылып тора.
Елена Семеновна бүген үзен тулысынча гаиләсенә, яраткан шөгыленә багышласа да, 32 ел гомере тимер юлда узган хөрмәтле ханым ул. Гаиләсе дә гади генә түгел, тимерьюлчылар гаиләсе дисәк тә ялгышмабыз.
1992 елда тимер юлга эшкә килә, читтән торып Мәскәү дәүләт элемтә юллары университетын тәмамлый. Шул мәлдән алып лаеклы ялга чыкканчы үз һөнәренә тугры кала Елена ханым. Тормыш иптәше Илдарның да хезмәте тимер юлга бәйле, ул – вагон депосында вагоннарны тикшерүче-караучы. Өлкән уллары Марсель, әти-әнисе юлыннан китеп, Юдино бистәсендә станция буенча кизү торучы булып эшли.
– Ә төпчек улыбыз Рафаэль башка һөнәр үзләштерә. Шулай да тимер юл өлкәсе, андагы үзгәрешләр белән һәрчак кызыксынып тора, – ди Елена ханым.
Лаеклы ялда вакытын кызыклы һәм файдалы итеп уздыра белсә дә, эшләгән елларын, хезмәттәшләрен еш сагынып искә ала ул.
– Тимер юл – тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Һәр узган эш көне кызыклы да, бик җаваплы да булды. Смена саен поездларны кабул итәсең һәм озатасың, ләкин һәрвакыт бу эшне төрлечә башкарасың. Бу өлкәдә җаваплы караш, игътибарлы булу аеруча мөһим. Тимер юл белән бәйле язмышыма бик рәхмәтле мин: биредә гомерлек ярымны очраттым, чын дуслар таптым, тормышымның иң бәхетле еллары да биредә узды, – ди Елена ханым, уйлары белән хезмәт елларына кайтып.
Әнә шулай тимер юл өлкәсендә лаеклы һөнәр юлы узган, хәзер буш вакытын күңеленә ятышлы шөгыльгә багышлаучы ханымның алдагы көннәре дә файдалы һәм нәтиҗәле булсын дип телисе килә.
Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев