Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Елена ПЕТРЯЕВА: Районда яшүсмерләр җинаяте буенча бераз кимү күзәтелә

Яшүсмер һәм закон

Уку елы башланып, бер ай вакыт узып та китте. Шул уңайдан укучыларны һәм аларның әти-әниләрен “комендант сәгате” турында кисәтү урынлы булыр. 

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әгерҗе районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар подразделениесе өлкән инспекторы Елена ПЕТРЯЕВА белән яшүсмерләргә кагылышлы шушы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Елена Анатольевна, җәй узды һәм “комендант сәгате”нең дә вакыты артты...

– Әйе, шулай. Татарстан Республикасы законы нигезендә сентябрьдән майга кадәр балигъ булмаганнарга 22 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр зурлардан башка гына урамда булу тыела. Тәртип бозган өчен 1500 сумга кадәр административ штраф каралган. Штраф ата-аналарга яки аларның законлы вәкилләренә салына. Ел эчендә кабат тәртип бозу очрагы булса, штраф күләме 2000 сум тәшкил итә.
Агымдагы елда әлеге маддә буенча 25 беркетмә төзелде. Бер гражданин кабаттан җаваплылыкка тартылды.

– Яшүсмерләр алкоголизмы буенча безнең районда хәл ничек?

– Быел 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган яшүсмернең транспорт чарасы белән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә итү очрагы булды. Аның әти-әнисенә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде.
Яшүсмерләргә алкогольле эчемлек һәм сыра сатуга килгәндә, әлегә мондый очраклар ачыкланмады. Полиция хезмәткәрләре атна саен сәүдә нокталары буенча рейдлар оештыралар. Кызганычка каршы, бездә халык пассив. Шуңа күрә газета аша мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр сезгә яшүсмергә алкогольле эчемлек сату очрагы билгеле икән, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Әлеге факт буенча фото яки видео булганда тагын да яхшырак. Бу очракта тәртип бозучыларга каршы көрәштә гражданнарның шәхси инициативасы гына ярдәм итә ала. Алар бит – безнең балалар. Моның белән без көрәшмәсәк, кем көрәшер?

– Закон бозучыларга карата нинди җәза каралган?

– Балигъ булмаган яшүсмергә алкоголь сату очрагы расланса, спиртлы эчемлекне биргән сатучыга 30-50 мең сум штраф билгеләнә. Моннан тыш, кибетнең генераль директорына 100-200 мең сум күләмендә административ штраф, юридик зат буларак кибеткә 300-500 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек сату очрагы кабаттан ачыкланса, җинаять җаваплылыгы каралган. Сатучыга 50-80 мең сум күләмендә штраф салына. Моннан тыш, хокук саклау органнары сатучыга карата аннан катгыйрак чаралар билгеләргә мөмкин: 3 айдан алып 6 айга кадәр керем күләмендәге штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә җәлеп итү. Хөкем ителүчегә өч елга кадәр билгеле вазифаларны башкаруны яки нинди дә булса эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю мөмкинлеге дә бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев