Эльмира Рәсүлева «Әдәби көрәш» бәйгесендә беренче урын алды
Җиңүчене «Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева котлады
Байлар Сабасында II Дөньякүләм Әдәби Сабантуе гөрләде. Бәйрәмдә Әгерҗе районы делегациясе дә катнашты.
Проект авторы Раил Гатауллин дүрт әдәби марафонга нәтиҗә ясап, бу бәйгеләрдә җиде йөзгә якын кеше үзен сынаганын ассызыклап үтте.
Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең туган тел укытучысы Рәсүлева Эльмира Рәис кызы икенче ел рәттән Әдәби марафонда "Әдәби көрәш" бәйгесендә катнаша.
2021 елны Арчада финалист булса, быел Байлар Сабасында Эльмира Рәис кызы 1 нче урында. Җиңүчене "Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева котлады һәм студиягә килеп, хикәя-шигырьләрне яздыру мөмкинлеге биргән сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев