Эльнара Шиябетдинова “Автоледи“ бәйгесендә тугызынчы тапкыр абсолют җиңүче булды
Район этабында җиде гүзәл зат автомобильне фигуралы йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә осталыкларын күрсәттеләр
Менә алар 2024 елгы “Автоледи” бәйгесендә катнашучылар: иң тәҗрибәле катнашучы Эльнара Шиябетдинова, өченче тапкыр үзен бәйгедә сынаган Алия Кайсина, беренче тапкыр осталыкларын күрсәткән Эльвира Гыйззәтуллина, Эльвира Савельева, Залина Алашаева, Анастасия Нәбиева, Юлия Исенбаева.
Теоретик биремдә кызлар 20 сорауга җавап бирделәр. Аннан автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча сыналдылар.
Нәтиҗәдә, Эльнара Шиябетдинова “Автоледи“ бәйгесендә тугызынчы тапкыр абсолют җиңүче булды. Ул август аенда Казанда узачак республика этабында район данын яклаячак. Икенче урында – Эльвира Гыйззәтуллина. Өченче урында – Алия Кайсина.
ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнар үтәлеше буенча өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова, “Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсәния Шиабетдиновав, җиңүче һәм призерларны котлап, Дипломнар, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
– Бу бәйге – үз белемеңне, осталыгыңны сынау өчен менә дигән форсат ул. Алдагы елларда да сезне “Автоледи“ конкурсына көтеп калабыз, – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев