Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Эльза ГЫЙМАЗОВА: Авылны яшәтәсе килә

Әлеге җирлектә һәр чараның халыкның зур активлыгы һәм ярдәме белән узуын үзебез дә еш күрәбез

“Минем иң зур хыялым – авылыбызны әле озак еллар яшәтү. Дөнья көтәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар бит бездә. Яшьләребез дә бик актив. Их, шуларны авылга кайтарып төпләндерәсе иде”, – ди Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльза ГЫЙМАЗОВА.

Чыннан да, әлеге җирлектә һәр чараның халыкның зур активлыгы һәм ярдәме белән узуын үзебез дә еш күрәбез.

– Мәдәни чара булсынмы ул, өмәме – һәр җирлектә активистлар бар. Һич арттыру түгел: халык бердәм бездә. Һәм моның өчен чиксез рәхмәт аларга. Нәкъ менә шул бердәмлек Мукшур, Яңа Акхуҗа, Тәбәрледә зурлап Авыл көннәрен уздыру мөмкинлеге дә бирде. Быел Сокманда да оештырырга ниятләп торабыз, – дип сөйли Эльза Хәтиф кызы.

– Алай гына да түгел, җирлегебездә Рәүзил һәм Фәнис Хаҗиевлар, Алнур Азиев, Илфак Мөхәммәтшин, Радик Гыйльманов кебек әйдәп баручыларыбыз да бар. Аларны һәр изге эшнең башында торучылар дип тә атарга була, – дип дәвам итә. – Менә шундый игелек ияләре ярдәме белән һәр авылда диярлек һәйкәлләрне яңарттык. Мукшурда да әлеге эшне башкарып чыга алсак, Ватан сакчылары алдындагы бурычыбызның бер өлешен булса да үти алдык дип тынычланыр иде күңел...

Тәбәрле авылында исә яшьләр дә бик актив. Узган ел Авыл көненә баргач, моның шулай булуына чын күңелдән сокланып кайттык.
– Яшьләр ярдәме белән Тәбәрледә чишмә торгызу уебыз да бар. Исемен дә Яшьләр чишмәсе дип куяр идек, – дип сөйли ул, тагын бер хыялы белән уртаклашып. 

Әнә шулай, авыл җирлеге хезмәткәрләренең авылны яшәтүгә юнәлтелгән матур уйлары да күп. Алар үзләре дә һәр чараның уртасында “кайныйлар”. Бу да – бердәмлекнең күркәм бер билгесе.

Эльза Хәтиф кызының бу вазифага алынуына әллә ни күп тә түгел әле, 2017 елдан бирле эшли ул биредә. Ә яшьтән сайлаган һөнәре буенча химия-биология укытучысы.

– Безнең җирлеккә Тәбәрле, Сокман, Мукшур, Яңа Акхуҗа авыллары керә. 316 хуҗалыкта 533 кеше теркәлгән. Һәр хуҗалык турында нинди дә булса мәгълүмат бирә алабыз. Һәм сорыйлар да, – ди Эльза Хәтиф кызы. – Районыбызда эшләүче төрле оешмаларга төрле форма отчетлар әзерлибез. Терлек асраучы хуҗалыкларга субсидия алу өчен документлар туплауда ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе электрон хуҗалык кенәгәсен тутыру белән дә мәшгуль без. Узган ел инвентарьлаштыру уздыру бик күп документларны барларга этәрде. Кыскасы, эш җитәрлек, – дип дәвам итә.

– Шулай да төп бурычыбыз – халыкның бер генә соравын һәм үтенечен игътибарсыз калдырмау, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү. Алар биргән сорауларга үзебез генә җавап таба алмасак, башка җирлекләрдә эшләүче хезмәттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Кодаш, Сарсак-Омга, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре белән һәрчак элемтәдә без.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев