Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Фәнни экспедиция Әгерҗе районы табигатенең серләрен ача

Быел экспедиция төньяк-көнчыгышта – Әгерҗе районында булды

РФ субъектларының Кызыл китаплары сирәк очраучы һәм юкка чыгу куркынычы янаучы хайван, үсемлек, гөмбә төрләрен саклау өлкәсендә рәсми документлар булып торалар. Алар кимендә ун елга бер тапкыр яңартылырга тиеш. Татарстанның дүртенче Кызыл китабын чыгаруга әзерләнү барышында табигый байлыклар буенча Дәүләт комитеты биреме нигезендә республика галимнәре районнардагы биотөрлелеккә инвентарьлаштыру уздыралар һәм саклауга куелган төрләрнең исемлеген барлыйлар.  

Алдагы ике елда КФУ экологлары командасы Идел–Кама дәүләт тыюлыгы, “Түбән Кама” милли паркы һәм ТР Фәннәр академиясе институты белгечләре белән берлектә республиканың көнбатыш районнарын өйрәнгән иде. Быел экспедиция төньяк-көнчыгышта – Әгерҗе районында булды. Район территориясе башкалардан урманлы булуы белән аерылып тора. Әмма Казаннан ерак урнашу сәбәпле ныклап өйрәнелмәгән.  

МҮКЛӘР ТӨРЛЕЛЕГЕ

Эш барышында беренче тапкыр бриофлорага экспедицион тикшерү уздырылып, бай коллекция материалы җыелган. КФУның гомуми экология кафедрасы доценты, белгеч-бриолог Надия Шәфигуллина тарафыннан 30 төрдән артык мүк ачыкланган. Ике ноктада сирәк очрый торган төре – ТРның Кызыл китабына кертелгән канатлы неккер, шулай ук озын яфраклы аномодан табылган. Соңгысы даими күзәтүгә мохтаҗ булып тора. 

ГӨМБӘЛӘР 

Моңа кадәр районда микобиотларның (гөмбә) исәпкә алынганы булмады. КФУның гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов дүрт көн эчендә 80 төрдән артык гөмбә ачыклаган. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар: зонтлы полипорус һәм пластиналы родония.

Гөмбә төрлелеге ягыннан Әгерҗе районы беренче тапкыр өйрәнелә, шуңа күрә алынган барлык мәгълүмат төбәк исемлеген булдыруда мөһим нигез булып тора. Җыелган материаллар арасында Татарстан өчен яңа төрләр дә бар. Әйтик, ауган наратлар тирәсендә нарат гидномерулиусы дип аталган үзенчәлекле гөмбә табылган. 

Шунысы бәхәссез, бер экспедиция кысаларында гына Әгерҗе районы микобиотасы турында гомуми күзаллау формалаштыру мөмкин түгел. Моның өчен берничә ел дәвамында күзәтүләр кирәк. Әмма шунысы бәхәссез: район урманнарында сизелерлек микобиотик потенциал бар. 

ЯРКАНАТЛАРНЫ ИСӘПКӘ АЛУ

“Кичке Таң“ табигый заказнигында Әгерҗе районы терриориясендә беренче тапкыр ярканатлылар отрядыннан хайваннарны максатчан исәпкә алу уздырылган. Идел–Кама дәүләт тыюлыгы хироптерологы Максим Егоров җыйган һәм эшкәрткән якынча мәгълүматлар буенча, ачыкланган барлык хайваннар да Тигез борынлы ярканатлар гаиләсенә керә. Ярканатларның рыжая вечерница дип аталган төре дә исәпкә алынган. Соңгы еллардагы күзәтүләр республика районнарында бу төр ярканатларның саны кисәк кимүен күрсәтә. ТРда чыгарылачак яңа Кызыл китапка әлеге төрне кертү өчен материаллар әзерләнәчәк. 

Галия ШӘЙХЕТДИНОВА, 
КФУның табигатьтән файдалану экологиясе институты гомуми экология кафедрасы доценты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев