Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Фермерны субсидия кызыксындыра

Узган шимбәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХАҖИПОВ район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм фермерлар белән очрашты. - Сер түгел, авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр җиңел түгел. Терлекчелектән керем алу шактый кимеде. Бигрәк тә дуңгызларның баш санын саклап кала алмадык. Терлек азыгы кышлатуны төгәлләү өчен җитәрлек....

Узган шимбәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХАҖИПОВ район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм фермерлар белән очрашты.

- Сер түгел, авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр җиңел түгел. Терлекчелектән керем алу шактый кимеде. Бигрәк тә дуңгызларның баш санын саклап кала алмадык. Терлек азыгы кышлатуны төгәлләү өчен җитәрлек. Ләкин киләсе кышка бер запас та калмаячак. Киләчәктә бюджеттан ярдәм мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калган хуҗалыкларга гына булачак, - дип башлады чыгышын министр урынбасары.
Нәҗип Хаҗиповның районнар буенча мондый очрашулар оештырып йөрүенең максаты - урыннардагы фермерларның проблемалары белән танышу һәм аларны министрлыкта хәл итү юлларын эзләү. Әгерҗе фермерларын менә нинди сораулар кызыксындырды.
- Гаилә фермаларына сатып алынган терлекләр өчен субсидия әле һаман бирелмәде. Бу акча кайчан булыр?
Бу сорауга министр урынбасары болай дип җавап бирде:
- Гаилә фермаларына сатып алынган терлек бәясенең бер өлешен кайтару өчен республика бюджетыннан 28 миллион сум бирелде. Бу акча озакламый сезгә дә килеп җитәр дип ышандырам.
- Әгерҗе районы умартачыларының гына да алты тоннадан артык бал запасы бар. Бу продукцияне сатуны оештырып булмыймы?
- Кызганычка каршы, үзәкләштерелгән төстә бал сатуны оештыру әлегә хыялда гына кала. Әмма министрлык умартачыларның бу проблемасын хәл итү юлларын эзли.
- Мал чалу өчен махсус пункт төзүче эшмәкәргә дәүләт ярдәме каралганмы?
- Әйе, 60:40 схемасы буенча субсидия биреләчәк.
- Узган елның декабре өчен дә сөткә субсидия алмадык. Бу акча Май бәйрәмнәренә кадәр булырмы?
- 20-25 майларга субсидия түләнер дигән өметтә калабыз.
- Шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен быел дәүләттән ярдәм булачакмы?
- Һава торышы әйбәт булып, печән, игеннәр уңса, Хөкүмәт ярдәм күрсәтмәячәк, әлбәттә. Хәзер, иң мөһиме, кыр эшләрен кыска срокта төгәлләп, яңгыр да вакытын да явып, игеннәр уңсын дигән теләк белән яшибез инде.
Нәҗип Хаҗипов бу көнне мегаферма һәм III участокның ит симертү юнәлешендәге фермалар эшчәнлеге белән дә танышып чыкты.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев