Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗедә удмурт коллегалары белән очрашты

Парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре

10 сентябрьдә Удмурт Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Әгерҗедә узган бу очрашуда шулай ук уникенче чакырылыш Удмуртия Республикасы Югары Советы Рәисе, Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины Валентин Тубылов катнашты. Алар парламентара хезмәттәшлекне ныгыту һәм төбәк законнарын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Удмуртия һәм Татарстан Дәүләт Советлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган һәм ул елдан-ел киңәя бара. 90 нчы еллар башында парламентара хезмәттәшлекнең башында Валентин Тубылов һәм ул вакытта республиканың Югары советларын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин торган. Кичә алар ике күрше төбәктәге агымдагы социаль-икътисади һәм сәяси вәзгыять турында фикер алыштылар.

Владимир Невоструев һәм Валентин Тубылов Татарстанның үсеш темпларын югары бәяләделәр. Очрашуда катнашучылар Удмуртия белән Татарстанга төбәкләрдә тотрыклы сәяси һәм этникара хәлне ышанычлы рәвештә үстерергә ярдәм итә, алга таба нәтиҗәле эш алып бару өчен халыкка югары ышаныч бирә, дигән фикердә бердәм иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев