Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Габдулла Галиевның “Мәхәббәт һәм мәкер“ исемле яңа китабы дөнья күрде

Әле узган ел гына туган авылы Кырындының үткәненә багышланган тарихи китабы белән сөендергән олпат язучы Габдулла ага ГАЛИЕВның шушы көннәрдә тагын бер өр-яңа китабы дөнья күрде. Исеме дә бик үзенчәлекле - "Мәхәббәт һәм мәкер". Китапта нәкъ шул исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәя урын алган. Моннан тыш, җыентыкта бер драма әсәре,...

Әле узган ел гына туган авылы Кырындының үткәненә багышланган тарихи китабы белән сөендергән олпат язучы Габдулла ага ГАЛИЕВның шушы көннәрдә тагын бер өр-яңа китабы дөнья күрде.

Исеме дә бик үзенчәлекле - "Мәхәббәт һәм мәкер". Китапта нәкъ шул исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәя урын алган. Моннан тыш, җыентыкта бер драма әсәре, аксакал язучының төрле елларда иҗат ителгән башка хикәяләре, төрле язмалары тупланган. Гади тел белән кеше күңеленә үтеп керерлек итеп язылган әсәрләрне укый башлагач, соңгы битен япмыйча аерылып та булмый. Аның тормышчан геройлары белән бергә борчыласың, шатланасың, ачы язмышлары, тирән уй-кичерешләре турында укыганда күңел тула...

Әлеге китап йөз генә данәдә нәшер ителгән. Аны алырга теләүчеләр безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итә алалар. Телефоннарыбыз: 22861, 22962.

Тиздән туксан яшен тутырачак олпат райондашыбызга аны ихлас хөрмәт иткән күпсанлы укучылары исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә тирән мәгънәле язмалар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев