Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Гаилә көне белән!

Бүген - Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмне табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур, үрнәк...

Бүген - Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмне табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе - тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев