Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Гаилә учагы уты Әгерҗедән Менделеевка китте

Гаилә учагы уты, бер атна Әгерҗе ЗАГСында сакланганнан соң, аны яшь гаиләләргә тапшыру тантанасы узды

2024 ел башында Мәскәүдә “Россия йөрәге” күргәзмә-форумында гаилә учагын кабызып, Гаилә елына старт биргәннәр иде. Әлеге гаилә учагы уты Татарстанның һәр районында булып, үрнәк гаиләләргә тапшырыла. Үтәгәннән 48 ел бергә гомер кичерүче Асаф–Раушан Насыйровлар аны Әлмәт гаиләсеннән кабул итеп алдылар.

Гаилә учагы уты, бер атна Әгерҗе ЗАГСында сакланганнан соң, аны яшь гаиләләргә тапшыру тантанасы узды. Насыйровлардан ут Әгерҗедән күпбалалы Вадим–Алсу Есовеевларга күчте. Ә алар аны Менделеев шәһәрендәге яшь гаилә – Денис–Галина Нәҗметдиновларга тапшырдылар. 

Бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлнара Гыймаева, Әгерҗе ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина катнаштылар. Гаиләләргә иң матур теләкләер җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев