Әгерҗе автоинспекторлары балаларга канцтоварлар тутырылган капчыклар тапшырды
Юл тәртибе сакчылары бүләкләр өләште
Белем көнендә Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе башлыгы Рушания ТИМКИНА белән берлектә, яшь пассажирларга канцелярия кирәк – яраклары салынган капчыклар, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыручы һәм юлларда күренергә мөмкинлек бирүче фликер – аксессуарлар өләште.
Әлеге бүләкләр "Бала-төп пассажир!" акциясе кысаларында узды. Яңа уку елы алдыннан инспекторлар балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр, яктылык кайтаручы элементларның билгеләнеше турында искәрттеләр, юлны чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар.
Акция барышында юл-патруль хезмәте инспекторлары балалар өчен транспорт чараларында тотып тору җайланмаларының булу-булмавын тикшерде һәм машина йөртүчеләргә аларны куллануның мөһимлеге турында искәрттеләр. Шулай ук мәктәпкә баручы яшь җәяүлеләргә дә бүләкләр бирелде. Бүләкләрне тапшыру Дәүләт хезмәтләре күрсәтү урыннарында да - Әгерҗе шәһәренең КФҮ бинасы янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев