Әгерҗе балалары өчен җәй көне нинди лагерьлар эшләячәк
Быел җәйге чорда районда 7-17 яшьлек 1400 балага ял итү мөмкинлеге тудыру планлаштырыла. Ялны оештыруга республика бюджетыннан алты миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Җәй көне балалар кайда ял итә ала соң? МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫ 5 июньнән мәктәп яны лагерьларын ачу планлаштырыла. 21 көнлек ял өчен ата-аналарга 485 сум акча түләргә...
Быел җәйге чорда районда 7-17 яшьлек 1400 балага ял итү мөмкинлеге тудыру планлаштырыла. Ялны оештыруга республика бюджетыннан алты миллион сумнан артык акча бүленәчәк.
Җәй көне балалар кайда ял итә ала соң?
МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫ
5 июньнән мәктәп яны лагерьларын ачу планлаштырыла. 21 көнлек ял өчен ата-аналарга 485 сум акча түләргә туры киләчәк. Быел 20 шундый лагерьга 983 укучы йөрер дип күзаллана. Моның өчен мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯЛ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ЛАГЕРЕ
5-26 июньдә сигез мәктәптә ял һәм хезмәт лагере эшли. Аларда 100 укучы эшне ял белән чиратлаштырачак. Әлеге лагерьларга йөрү бушлай.
КРАСНЫЙ БОРДАГЫ "АЛМАЛЫ" ЛАГЕРЕ
Биредә балаларның ялы өч сменада оештырыла. I смена 20 июньнән 10 июльгә кадәр дәвам итә. Әлеге сменада 70 бала ял итәчәк. II смена 13 июльдән 2 августка кадәр эшли һәм бу чорда лагерь 80 баланы кабул итә. III смена 5-22 августка тәгаенләнгән һәм 18 көн дәвамында биредә спорт белән шөгыльләнүче 80 бала сәламәтлеген ныгыта.
"Алмалы"га юлламаны хәзер үк алырга мөмкин. Беренче, икенче сменага юллама бәясе - 2900 сум, профильле сменага - 2500 сум. Аны алу өчен "Ровесник" яшүсмерләр клубына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннары: 21469.
Сүз уңаеннан: җәйге чорда "Алмалы"да эшләү өчен хезмәткәрләр таләп ителә. Болар - лагерь начальнигы, тәрбиячеләр, пешекчеләр, кухня эшчеләре. Теләге булганнар шул ук (21469) телефонга шалтырата ала.
ПАЛАТКАЛЫ ЛАГЕРЬ
Быел палаткалы лагерь Кичкетаңда оештырыла һәм ул 17 июльдән 23 июльгә кадәр эшли. Лагерь 30 балага исәпләнгән. Юллама бәясе - 1200 сум. Белешмәләр өчен телефон: 21469.
Ххх
Июнь аенда "Ровесник" яшүсмерләр клубы каршында балалар мәйданчыгы эшләячәк. Авыр хәлдә калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен республиканың башка лагерь һәм санаторийларына ял итәргә бару мөмкинлеге дә бар. Бу хакта тулырак беләсегез килсә, Яшүсмерләр клубына мөрәҗәгать итегез.
Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗедәге филиалы аша 270 яшүсмерне вакытлыча эшкә урнаштыру да планлаштырыла. Әлеге укучыларга үз мәктәпләре территориясендә эшләү каралган.
- Безнең бурыч - баланың ялын файдалы да, кызыклы да итеп уздыру. Җәй - сәламәтлекне ныгыту, рәхәтләнеп ял итү, алдагы уку елына көч туплау чоры ул. Шуңа әти-әниләр балаларының ялы турында бүгеннән үк кайгыртсыннар иде, - дип мөрәҗәгать итә яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева ата-аналарга.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев