Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе егетләрен тантаналы төстә армиягә озаттылар+ФОТО

Бүген иртәнге сәгать алтыда районыбызның биш егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Менә алар: Әгерҗедән Роман Абрамов, Данис Җиһаншин, Красный бордан Рафил Гәрәев, Кадрәктән Владислав Ишпаев, Исәнбайдан Әлфир Сундуков. Аларга район хәрби комиссары Илгиз Галиев, "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров, "Хәрби туганлык" оешмасының райондагы вәкиле Петр Шутов иң...

Бүген иртәнге сәгать алтыда районыбызның биш егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Менә алар: Әгерҗедән Роман Абрамов, Данис Җиһаншин, Красный бордан Рафил Гәрәев, Кадрәктән Владислав Ишпаев, Исәнбайдан Әлфир Сундуков.

Аларга район хәрби комиссары Илгиз Галиев, "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров, "Хәрби туганлык" оешмасының райондагы вәкиле Петр Шутов иң матур теләкләрен җиткерделәр, хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якка исән-сау кайтуларын теләделәр.

Егетләрне озатырга әти-әниләре, дуслары, туганнары да килгән иде.

- Без сезне сагынып көтәрбез. Бер елдан күрешергә язсын, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев