Әгерҗе елгасы – аяныч хәлдә
Быел шәһәрдә җыелган үзара салым акчасының бер өлешен Әгерҗе елгасын чистарту өчен тотарга планлаштыралар. "Авангард" үзәгендә Яшьләр парламенты, "Кировское" ТОСы, 2нче мәктәпнең "Тургай" табигый-эзләнү берләшмәсе әгъзалары, урман хуҗалыгы белгечләре катнашында узган очрашуда сүз әнә шул хакта барды. - Без үскәндә Әгерҗе елгасы шәһәрнең иң матур урыны иде. Җәйне рәхәтләнеп су...
Быел шәһәрдә җыелган үзара салым акчасының бер өлешен Әгерҗе елгасын чистарту өчен тотарга планлаштыралар. "Авангард" үзәгендә Яшьләр парламенты, "Кировское" ТОСы, 2нче мәктәпнең "Тургай" табигый-эзләнү берләшмәсе әгъзалары, урман хуҗалыгы белгечләре катнашында узган очрашуда сүз әнә шул хакта барды.
- Без үскәндә Әгерҗе елгасы шәһәрнең иң матур урыны иде. Җәйне рәхәтләнеп су коенып, балык каптырып уздыра идек. Ә хәзер елганы ташландыкка әйләндереп бетерделәр. Җәй җитсә, балаларыбызга коенырга елга юк. Ә күрше Кече Пургада, әнә, адым саен буа, елга. Барысы да - тәртиптә. Күршеләрдән үрнәк алырга кирәк безгә! - дип җан әрнүен җиткерде өлкән буын шәһәрдәшләр.

Чынлап та, Әгерҗе елгасын танып булмый бүген! Теләсә кайда чүп өемнәре, суга ташланган калдыклар... Боларның барысын да КЕШЕ үз куллары белән барлыкка китергән бит.
- Экскурсиясенә баргач, андагы мәхшәрне күреп укучыларның күзләре "дүрт" булды. Ә бит балаларга үрнәкне өлкәннәр күрсәтә. Менә хәзер кар эри башлагач яр буендагы чүп-чар елгага агып төшәчәк. Соңыннан ни буласын күз алдына китерүе дә авыр түгел, - диде борчылып "Тургай" берләшмәсе җитәкчесе Светлана Вәлиуллина.
- Бу проблеманы чишү әллә ни катлаулы да түгел бит инде. Әйдәгез, шәһәрдәшләр, бердәм булып өмәгә чыгыйк. Барыбыз бергә бер-ике сәгать эшләсәк тә никадәр территорияне чистартачакбыз. Узган ел "Кировское" ТОСы һәм "Ирекле әгерҗеле" оешмасы белән К.Маркс урамы тирәсеннән агучы елга территориясен тәртипкә китергәч үзебезнең дә күңел чистарып калгандай булды, - дип мөрәҗәгать итте Яшьләр парламенты рәисе Марсель Шахмин.
Әгерҗе елгасында кайчан өмә уздырылачагын газета аша хәбәр итәрбез. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Бу изге эштән беркем дә читтә калмас дип өметләнәбез.
Ххх
"Әгерҗе елгасының элеккесе, бүгенгесе, киләчәге" дигән иҗат бәйгесендә катнашканнары өчен 2нче мәктәптән Дарья Сабурова, 1нче гиназиядән Нигина Шәйхетдинова, "Тургай" берләшмәсе район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Любовь МИХАЙЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев