Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе эшмәкәрләренә ярдәм

Бик күп сораулар яңгырады

Әгерҗе районына эш визиты белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре килде. Алар Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Баженова белән бергә ит комбинаты һәм икмәк-төлек комбинаты җитәкчеләре белән очраштылар. Моңа кадәр Палата вәкилләре һәр район буенча банк, салым хезмәте, Роспотребнадзор, Пенсия фонды һәм башка оешмалар вәкилләре катнашында онлайн-режимда киңәшмәләр үткәрде. Республика эшкуарларын хөкүмәт ярдәме чаралары, аларны куллану шартлары белән таныштырдылар. 

- Онлайн-очрашулар мондый масштабта күп кенә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр ярдәм чаралары турында белми, йә алардан ничек файдаланырга белми дип күрсәтте. Бу уңайдан бик күп сораулар яңгырады. Шулай ук белгечләр эшсезлек буенча минималь хезмәт хакы күләмендә пособие алуга кем дәгъва итә ала, сәүдә үзәкләрендә чәчтарашханәләр ачарга мөмкинме, 0% ка кредит алырга мөмкинме һәм башка мөһим мәсьәләләр турында аңлаттылар,-дип билгеләп үтте Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең махсус вәкиле Марат Әхмәтов. 

Бу көннәрдә Палата вәкилләре уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр, аларның продукциясе белән танышкан районнарга баралар. 

– Татарстанның эре җитештерүчеләренең товарлары республикадан читтә дә киң танылу ала. Ә менә урта һәм кече эшмәкәрлек эшчәнлеге Татарстан һәм күрше төбәкләр белән генә чикләнә. Алар үз продукцияләрен чит илгә чыгарырга ашыкмыйлар. Безнең төп максат-кече һәм урта бизнес вәкилләренә нәкъ менә шул юнәлештә ярдәм итү, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. 

Казан кунаклары башта Әгерҗе ит комбинатында – Әгерҗедәге иң эре җитештерү предприятиесендә булдылар. Алар директор Михаил Батанов белән цехларны карадылар, җитештерелә торган продукция белән таныштылар. Аннары икмәк-төлек комбинатында булдылар. Лимонад җитештерү, балык тоту, икмәк пешерү цехларында булдылар. 

– Якын арада Палата вәкилләре Әгерҗедә җитештерелә торган продукцияне экспортка чыгарырга мөмкин булачак, - дип хәбәр итте Ольга Баженова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев