Әгерҗе футболчылары беренче урын яулап кайтты
Район тормышы

Әгерҗе футболчылары беренче урын яулап кайтты

Алга таба да уңышлар телибез

Кичә 2012-2013 елгы "Спутник" командасы футбол буенча "Җәйге кубок" ачык турнирында катнашты.

Ул Ижау шәһәрендә узды, анда безнең яшь спортчыларыбыз ышанычлы рәвештә җиңү яулады һәм 1 урын алып кайтты.

Тренер Колчин Алексей Владимирович җитәкчелегендә нәни футболчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев