“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре Кичкетаңда концерт оештырды
2017 - Экология елында "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында "Барлык юллар безнең авылга илтә" дигән бәйге оештырылды. Әлеге бәйгенең төп шарты: авылларның истәлекле урыннары, күренекле кешеләренең фотосурәтләрен редакция почтасына юлларга кирәк иде. Аннан бер айга якын газета сайтында шул фотолар өчен тавыш бирү барды. Бәйгедә барлыгы алты авыл катнашты. Иң күп...
2017 - Экология елында "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында "Барлык юллар безнең авылга илтә" дигән бәйге оештырылды.
Әлеге бәйгенең төп шарты: авылларның истәлекле урыннары, күренекле кешеләренең фотосурәтләрен редакция почтасына юлларга кирәк иде. Аннан бер айга якын газета сайтында шул фотолар өчен тавыш бирү барды. Бәйгедә барлыгы алты авыл катнашты. Иң күп тавыш җыеп, Кичкетаң авыл җирлеге беренче урынга чыкты. Икенчене - Уразай, өченчене Кырынды авыллары алды.
Редакция хезмәткәрләре җиңүче авылга бүләкнең дә иң истә кала торганын әзерләде. Район газетасы коллективы, Кичкетаң авылына барып, призлы урыннар яулаган Кичкетаң, Уразай, Кырынды сәхнә осталары белән концерт әзерләде.
Баш мөхәррир Дания Абзалиева авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев, Илназ Закировка, Уразай авылы кергән Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм сәхнәсендә озак еллар кулга-кул тотынып эшләүче Кичкетаң җирлегендәге хәбәрчеләр, язылу чорында зур активлык күрсәткән шушы җирлекнең почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре хөрмәтләнде.
Аннан сәхнә артистларга бирелде. Алар авыл халкына үзләренең җыр-биюләрен, матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев