Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә – “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр

Бүген "Наз" приютының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Олеся Егорова җитәкчелегендә 9 сыйныф укучылары "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында кунакта булдылар. - Красный борда, Әгерҗедә бик күп учреждениеләрдә булдык. Төрле һөнәр ияләре, аларның эшчәнлекләре белән якыннан танышу балаларда киләчәк һөнәрләрен сайларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - ди Олеся Ильясовна. Баш мөхәррир...

Бүген "Наз" приютының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Олеся Егорова җитәкчелегендә 9 сыйныф укучылары "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында кунакта булдылар.

- Красный борда, Әгерҗедә бик күп учреждениеләрдә булдык. Төрле һөнәр ияләре, аларның эшчәнлекләре белән якыннан танышу балаларда киләчәк һөнәрләрен сайларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - ди Олеся Ильясовна.

Баш мөхәррир Дания Абзалиева егет-кызларны журналист һөнәренең нечкәлекләре белән таныштырды. Балаларда газетаның ничек ясалуы, аның укучыга килеп җиткәнче нинди "юллар узуы" да кызыксыну уятты.

"Әгерҗе хәбәрләре" сайтына куелган "кайнар" яңалыклар белән дә таныштылар укучылар. Киләчәктә безнең сайт белән дус булырга, үзләре дә яңалыклар җибәреп торырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев