“Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында яңа бәйге: “Ишегалдым – гөл-чәчәк“
Чәчәкләрнең күз явын алырлык купшы булып, ишегалдын, бакчаларны бизәгән иң матур мәле хәзер. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйдәгез, райондашларны үзегезнең чәчәкләр иленә, могҗизалы матур дөньягызга кунакка дәшегез әле. Моның өчен аллы-гөлле чәчәкләр үсүче ишегалдын, бакчагызны фотога төшереп редакциягә генә юлларга кирәк. Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә, нинди чәчәкләр үстерергә яратуыгыз, аларны ничек тәрбияләвегез...
Чәчәкләрнең күз явын алырлык купшы булып, ишегалдын, бакчаларны бизәгән иң матур мәле хәзер.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйдәгез, райондашларны үзегезнең чәчәкләр иленә, могҗизалы матур дөньягызга кунакка дәшегез әле. Моның өчен аллы-гөлле чәчәкләр үсүче ишегалдын, бакчагызны фотога төшереп редакциягә генә юлларга кирәк. Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә, нинди чәчәкләр үстерергә яратуыгыз, аларны ничек тәрбияләвегез турында да язарга онытмагыз. Фотолар 8 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү - 9-22 сентябрьдә. Җиңүчене 23 сентябрьдә ачыклыйбыз.
Фотоларны agr-vesti@mail.ru электрон адресына, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләренә юлларга, редакциягә (Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8) кертеп чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев