Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Әгерҗе хәбәрләре“нә иң күп яздыручыларны бүләк көтә

2018 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның кызган чоры. Бу эштә иң зур җаваплылык почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләренә йөкләнә. Районыбызда бүгенге көндә 23 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли (шуның өчесе - шәһәрдә). Нәкъ менә бүлекчә мөдирләре һәм хат ташучылар тырышлыгы белән ике меңгә якын укучыбыз район басмасына язылган инде. Язылуга үз өлешен...

2018 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның кызган чоры.

Бу эштә иң зур җаваплылык почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләренә йөкләнә. Районыбызда бүгенге көндә 23 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли (шуның өчесе - шәһәрдә). Нәкъ менә бүлекчә мөдирләре һәм хат ташучылар тырышлыгы белән ике меңгә якын укучыбыз район басмасына язылган инде. Язылуга үз өлешен кертүче һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз.

"Әгерҗе хәбәрләре" нә язылучылар санын арттырган йә узган елгы дәрәҗәдә саклап кала алган почта элемтәсе бүлекчәләренә язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча редакция бүләкләрен тапшырырга булдык. Нәтиҗәләр ел ахырында ясалачак.

"Әгерҗе хәбәрләренә" язылу бәяләрен тагын бер кат исегезгә төшерәбез: почта элемтәсе бүлекчәләре аша - 660 сум, редакциянең үзенә килеп алучылар һәм хезмәт коллективларында 396 сум. Газетаны почта аша бер елга яздырырга теләүчеләр өчен - 1320 сум.

Киләсе елда да бергә булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев