Әгерҗе халкы уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларын сайлый
Бергәләп сайлыйк!
Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында шәһәребезнең нинди территориясе катнашачагын Әгерҗе халкы үзе сайлый ала.
Болар:
1. Әгерҗе шәһәрендә Карл Маркс урамын төзекләндерү эшләре.
2. Әгерҗе шәһәрендә Заречная урамында Әгерҗе елгасы яр буе территориясен төзекләндерү.
3. Әгерҗе шәһәрендә Нариман һәм Гагарин урамнары киселешендәге буа территориясен төзекләндерү.
Тавыш бирү Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында бара.
Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсен сайлый яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.
Тавыш бирүдә 15 февральгә кадәр катнашырга мөмкин.
Сайланган территория өчен архитекторлар проект булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев