Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе китапханәсендә Әниләр көненә багышланган кичә үтте

Гөлләр бәйләмәсе син, әни!

Әгерҗе үзәк китапханәсендә  шул исемдәге кичә үткәрелде. Анда актив китап укучылар һәм районда яшәп иҗат итүчеләр катнашты.

Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап кул эшләреннән ясалган бай күргәзмәләр белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре Альбина Акбашеваның күз явын алырдай уенчыкларын,тәкыя, чәч бизәгеч тасмаларын, Чулпан Нурмөхәммәтованың берсеннән-берсе чибәр курчакларын, Рушания Байтимерованың теккән-чиккән энҗе-мәрҗән калфакларын, Яңавылдан Розалия Кәримованың бизәкләп бәйләнгән җылы оекбашларын кичә кунаклары бик кызыксынып карадылар.

Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Районда яшәп иҗат итүче Рушания Байтимерова, Асия Корбангалиева, Чулпан Нурмөхәммәтова газиз кешеләренә багышлап язылган иҗат җимешләрен укыганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Китапханәче Фирдания Сәлимгәрәева уразайлы Раилә Бариеваның шигырьләрен укыды. Дамира Галләмова да район каләм осталырының иҗат җимешләреннән шигъри гөлләмә тәкъдим итте.

Әниләргә багышланган җырлар башкаруны Мөнзилә Чиликина башлап җибәрде. Бу темага язылган җырларны бергәләп тә башкардылар. Фәридә Мөстәхимова кадерле әниләребез турында җырларны иң күп берүче булып танылды. Чулпан Нурмөхәммәтованың “Әни җиләк җыя“ җыры иң көчле алкышларга лаек булды. Җырлар биюләргә ялганды. Иң оста биючеләр ветеран китапханәчеләр Назилә Гыймазетдинова һәм Алмазия Ганиева булдылар.

– Бик күңелле чара булды. Шигырь дә сөйләдем, уеннарда да катнаштым, рәхәтләнеп биедем дә, – диде 90 яшьлек Кадрия Гафарова.

Кичәдә катнашкан иң яшь әни – китапханә хезмәткәре Айгөл Әхмәтшина иде.

– Миңа бүгенге кичәдә табышмакларга җавап табу бик ошады. Кемнең нинди чәчәк белүе аша аларның сыйфатларын ачыклау да бик кызыклы булды, – диде ул.

 “Һәр көн Әниләр бәйрәмен хәтерләтсен!“ – Китапханә кунакларын Әниләр көне белән котлап, Әгерҗе үзәк китапханәсе директоры урынбасары Альбина Гыйләҗетдинова  иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев