Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе милициясе 95 еллык юбилеен бәйрәм итте

Район Мәдәният сараенда Әгерҗе милициясе оешуга 95 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН Бу бәйрәмне моннан 35 ел элек милиция ветераны Ринат Сафиуллин инициативасы белән уздыра башлыйлар. Ә ул моның нәкъ шулай икәнлеген архив материаллары аша ачыклый. ...Казан-Екатеринбург тимер юлын төзегән вакытта Әгерҗе поселогында (ул вакытта Алабуга районы)...

Район Мәдәният сараенда Әгерҗе милициясе оешуга 95 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Бу бәйрәмне моннан 35 ел элек милиция ветераны Ринат Сафиуллин инициативасы белән уздыра башлыйлар. Ә ул моның нәкъ шулай икәнлеген архив материаллары аша ачыклый.

...Казан-Екатеринбург тимер юлын төзегән вакытта Әгерҗе поселогында (ул вакытта Алабуга районы) 1922 елның 20 январеннан Әгерҗе кантоны Совет милициясе эшли башлый. Аның начальнигы Иван Анфилов шәхси составның бандитлар белән көрәшүенә аеруча зур игътибар бирә. Беренче приказында ул милициянең һәр хезмәткәре аңа халык иминлеген саклау йөкләнгәнлеген яхшы аңларга тиеш дип яза.

ҺӘРВАКЫТ АЛДА

Шәхси составка йөкләнгән бурыч еллар үткәч тә үзгәрешсез булып кала.Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре аны лаеклы үтиләр.

- Сезнең бәйрәмдә катнашу аеруча күңелле. Хезмәт-оператив эшчәнлек йомгаклары буенча Әгерҗе бүлеге - үз категориясендә беренче урында, - дип билгеләп үтте ТР эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов. - Иң ерак районнарның берсе булганлыктан, без Әгерҗе бүлеген жиһазландыруга, шәхси состав өчен уңайлыклар тудыруга аеруча зур игътибар бирергә тырышабыз, - дип дәвам итте ул.

Бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов җитәкчелегендәге бер төркем хезмәткәрләргә һәм подразделениеләргә министрлыкның бүләкләрен дә тапшырды. Әгерҗе эчке эшләр бүлеге белән идарә иткән, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов та полиция хезмәткәрләре һәм ветераннарына иң җылы теләкләрен җиткерде.

- Әгерҗе Удмуртиянең алты районы тарафыннан "оккупациядә" булса да, без бервакытта да арткы урыннарда булмадык һәм булырга да тиеш түгел. Сезнең җиңүегез күп нәрсә турында сөйли. Иң мөһиме - яулаган үрләрегезне югалтмагыз, - дигән сүзләр белән Рафил Ногоманов иң лаеклыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бер төркем алдынгы хезмәткәрләр район, бүлек җитәкчелегенең бүләкләренә дә лаек булды.

БҮЛЕК ТАРИХЫ - ЭКРАНДА

Тантана кунакларына район Мәдәният сарае һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге артистлары иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Кадет хоры чыгышы да җылы кабул ителде. Күп кенә Россия бәйгеләре лауреаты булган Эчке эшләр министрлыгыгының Татарстан буенча "Күтәренке кәеф" ансамбле җырлары да, чын мәгънәсендә, күтәренке кәеф бүләк итте.

Сәхнәдәге зур экранда бүлек тарихы һәм аның белән бәйле шәхесләр чагылдырылды. Хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләр һәм инде арадан киткән милиция ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ГОРУРЛЫК ХИСЛӘРЕ КИЧЕРӘБЕЗ

Бу көнне бәйрәмгә бик күпләр гаиләләре белән килгән иде.

- Район башлыгы Валерий Макаров улыбыз Илдарга Рәхмәт хаты тапшырганда горурлык хисләре кичердем. Илдар минем барлык хыялларымны тормышка ашырды. Кечкенәдән милициядә эшләү теләгем бар иде, бу хыялымны улыбыз чынбарлык итте. Тагын бер теләгемне тормышка ашырып, югары милиция мәктәбен тәмамлады. Бу һөнәрне сайлаган кызы йә улы белән горурланмаган әти-әни юктыр ул. Барлык әти-әниләр исеменнән бүлек хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез, - диде Әгерҗедән Әнисә ханым Галиева.

Чыннан да, полиция хезмәткәрләренең хезмәте җиңел түгел. Ял, бәйрәм көннәрендә, көндез һәм төнлә алар безнең иминлегебезне саклыйлар. Бу авыр эшне башкару һәркемнең дә көченнән килми.

Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев