Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе муниципаль район Советының XIII утырышы була

Сессиягә район Советы депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла

15 декабрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы һәм башкарма комитетларының утырышлар залында Әгерҗе муниципаль район Советының XIII утырышы була.

Көн тәртибендә:
1. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында.
2. Әгерҗе муниципаль районының 2021 елга муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында.
3.  Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияне планлаштыру буенча генераль планнар нигезендә әзерләнгән документларны раслау, әзерләү һәм эшләү буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына тапшыру турында. 
4. «Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.
5. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эше турында.

Сессиягә район Советы депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев