Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе муниципаль район Советының XV утырышы була

Көн тәртибе

25 февральдә сәгать 11дә район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль район Советының XV утырышы була. 

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ:

1. Әгерҗе муниципаль районының 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында.

2. 2021 елда Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше турында.

3. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең 2021 елдагы эше турында.

4. Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт һәм аттестация комиссиясе вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча бердәм комиссия турында.

5. Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазифаи затларның, контроль-хисап органы рәисенең, Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында.

6. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга кагылышлы Әгерҗе муниципаль районы Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында.

*   *   *

Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешмаучреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев