Әгерҗе районнарында җыеннарга старт бирелде
Әгерҗе районында авыл җирлекләрендә узучы җыеннарга старт бирелде. Быел аның үзенчәлеге шунда: җыеннарны кайбер кече авылларда да уздырачаклар. Район башлыгы Валерий Макаров катнашындагы беренче җыен Кырынды авыл җирлегендә узды. Иң башта авыл халкы район үзәгеннән килгән оешма-предприятие җитәкчеләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров узган...
Әгерҗе районында авыл җирлекләрендә узучы җыеннарга старт бирелде. Быел аның үзенчәлеге шунда: җыеннарны кайбер кече авылларда да уздырачаклар.
Район башлыгы Валерий Макаров катнашындагы беренче җыен Кырынды авыл җирлегендә узды. Иң башта авыл халкы район үзәгеннән килгән оешма-предприятие җитәкчеләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Иң зур яңалыкларның берсе - республика программасы буенча мәктәп-балалар бакчасына капиталь ремонт ясалу. Хәзер биредә 31 укучы һәм 24 сабый җылы, уңайлы шартларда белем һәм тәрбия ала.
Соңгы елларда җирлектә су торбаларын алыштыру эшләрен башкаруга зур әһәмият бирелә.
- Узган гасырның 70нче елларында салынган торбалар, чынлап та, бик тузган шул. Теләсә кайсы урыннан су бәреп чыгарга мөмкин. Дүрт ел эчендә дүрт километр су линиясе алыштыруга ирештек. Бу эштә Кырындыдан чыккан эшмәкәрләр ярдәмен дә тоябыз, - ди авыл башлыгы.
Хуҗалыкларга, газ торбаларына һәм электр линияләренә куркыныч тудыручы карт агачларны кистерү өстендә дә актив эш алып баралар биредә. Авыл эчендәге юлларны да төзекләндерәләр.
Мәдәният йортының 2019 елда республика программасы буенча капиталь төзекләндереләчәген хәбәр иткәч, зал алкышларга күмелде. Бу яңалыкны күптән көтәләр инде алар. Чөнки биредә бик талантлы балалар үсә һәм авыл халкы да сәхнә дип янып яши. Мәсәлән, авыл үзешчәннәре, узган ел тирә-як авылларда концерт куеп, 20 мең сум акча да эшләгәннәр. Авылдашлары - эшмәкәр Вилнур Галиев тагын шуның кадәр өстәгәч, сәхнәгә бик матур пәрдә алып элгәннәр. Шундый ук активлыкта мәктәп-балалар бакчасы укытучылары һәм тәрбиячеләре дә концетлар куеп, кергән акчаны мәктәп кирәк-яраклары алу өчен тотканнар. Илназ Закиров мәктәп һәм Мәдәният йорты директорлары Рафилә Закирова һәм Эльвира Коробейниковага Мактау грамоталары тапшырды.
Быел "Авыл җирлекләренең административ биналарын төзекләндерү" программасы кысаларында авыл җирлеге Советы бинасын ремонтлау эшенә керешкәннәр.
Кырындылылар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны да җиткерделәр. Соңыннан Әгерҗедән килгән сәхнә осталары чыгышларын карап хозурландылар.
Җыен көнне район башлыгы Валерий Макаров Кырынды авылының хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә Яхинаны 97 яшьлек туган көне белән дә котлады һәм аңа бүләк, чәчәк бәйләме тапшырып, иң изге теләкләрен җиткерде.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев