Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы башлыгы сугыш ветераннарына буләкләр тапшырды

Аларга зур рәхмәтен белдерде

Бөек Ватан сугышына Әгерҗе районыннан 14042 кеше киткән. Аларның 9503е һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Кызганычка каршы, районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бер генә ветеран каршы ала. Алар - Саубан Миңнехуҗин һәм Валентина Титова - концлагерьның тоткыны.

9 Май алдыннан район башлыгы Азат Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова хөрмәтле ветераннарны котладылар, аларга котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Азат Рөстәмович хөрмәтле ветераннарга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде һәм аларның батырлыгы, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев