Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегендә чираттагы гарнизон инструктажы узды
Бу матур традициягә әйләнеп бара
Бүген район хакимияте бинасы каршында җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәткә аяк басучы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең шәхси составы җыелды. Бу юлы инструктажда тикшерү-оператив төркем, ЮХИДИ һәм Росгвардия бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Чара гадәттәгечә төзелеш смотрыннан башланды, аннары узган тәүлеккә оператив хәл турында мәгълүмат җиткерделәр. Хезмәткәрләрнең хезмәт таныклыклары һәм шәхси номерлары тикшерелде. Гарнизон инструктажы белән Әгерҗе районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Айнур Зиннур улы Вәлиев шәхсән үзе җитәкчелек итте. Ул гарнизон инструктажларын үткәрү хезмәткәрләрне дисциплинага өйрәтүен билгеләп үтте.
"Без киләчәктә дә гарнизон инструктажын үткәрү традициясен дәвам итәчәкбез. Болар барысы да эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен хезмәт бурычына, антка һәм хәрби традицияләргә тугрылык рухында тәрбияләү, һәм, әлбәттә, безнең төп бурычыбызны үтәү өчен көчләрнең һәм чараларның әзерлеген тикшерү - җәмәгать тәртибен саклау өчен үткәрелә", - дип ассызыклады ул.
Инструктаж җитәкченең хезмәткә керешү турында боерыгы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев