Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районы территориясендә 21 көнлек чикләү кертелде

Карарны Алексей Песошин имзалаган

Татарстанда 21 көнгә гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга янгын куркынычсызлыгы максатларында транспорт чаралары керүенә чикләүләр кертелде. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Аерым алганда, татарстанлыларга Әгерҗе, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш, Чирмешән территорияләрендәге урманнарга бару чикләнгән.

Карарның үтәлешен Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тота.

Карарга сылтама белән тыю турында республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Документ үзе рәсми рәвештә әлегә бастырылмаган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев