Әгерҗе районы башлыгы Төркиядән эшлекле сәфәрдән кайтты
Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты. Районның предприятие-оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә Валерий Владимирович әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты. - ЮНЕСКО эгидасы астында, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасы (ОГМВ) ярдәме белән узучы "Мирас, балалар,...
Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты.
Районның предприятие-оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә Валерий Владимирович әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- ЮНЕСКО эгидасы астында, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасы (ОГМВ) ярдәме белән узучы "Мирас, балалар, туризм" конференциясе бу юлы Төркиянең Сафранболу шәһәрендә үтте. Сүз уңаеннан: Сафранболу 1994 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Биредә 1322 елда төзелгән Иске мәчет, Иске мунча, Сөләйман-паши мәдрәсәсе бар. Ә Сафранболу исеме аңа биредә үсүче шафран чәчәге хөрмәтенә бирелгән.
Конференциягә килгәндә, анда яшьләр һәм балаларда Бөтендөнья мирасы объектларына сакчыл караш тәрбияләү, мәдәни туризмны үстерүнең перспектив юнәлешләре кебек темалар күтәрелде. Чара кунакларына конференция утырышларында чыгыш ясау, үз шәһәрләренең тарихи, мәдәни мирасын тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылды. Без тарихи Болгар турында күрсәтелгән презентацияне бик кызыксынып карадык. Чарага Россия, Төркия, Канада - барысы 26 илнең төрле шәһәрләреннән тарих, мирас белән кызыксынучылар җыелган иде. Сәфәр кылучылар арасында күрше Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев та бар иде.
Чит илдә узган әлеге конференция районыбызда туризмны үстерү, бертуган Бубилар мирасын саклау кебек гамәлләргә яңа күзлектән карарга этәрде. Даны бөтен дөньяга таралган Буби мәдрәсәсе, бертуган мәгърифәтче Бубилар турында киләчәк буын да белергә тиеш. Хәзерге вакытта Иж-Бубыйда Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанов йорты торгызыла. Тик безгә моның белән генә туктарга ярамый. Безнең бурыч - әлеге бай мирасны буыннан-буынга тапшыру. Бу хакта киләчәктә җитди сөйләшүләр алып барачакбыз, - дип белдерде Валерий Макаров.
Белешмә:
"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасы (ОГМВ) - җирле хакимият ихтыяҗларын халыкара аренада яклаучы оешма. Безнең Әгерҗе муниципаль районы хәзер әлеге Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлекчәсе әгъзасы булып тора. Моңа дәлил буларак, конференциядә Валерий Макаровка әлеге оешманың таныклыгы тапшырылган.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев