Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы әбунәчеләренә “Татмедиа“ бүләкләре тапшырылды

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган "Язылган өчен телевизор" бәйгесендә өч әбунәчебезнең бүләк отуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә фотоаппарат, юрган, сөлгеләр җыелмасы ияләренә тапшырылды. ТӘБӘРЛЕДӘН КАДРИЯ ТЕРЕНТЬЕВАГА - ФОТОАППАРАТ Баштан ук шунысын искәртеп үтик әле: узган ел да фотоаппаратны шушы ук авылдан Наҗия апа Муллахмәтова откан иде. "Үз гомеремдә бүләк...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган "Язылган өчен телевизор" бәйгесендә өч әбунәчебезнең бүләк отуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә фотоаппарат, юрган, сөлгеләр җыелмасы ияләренә тапшырылды.

ТӘБӘРЛЕДӘН КАДРИЯ ТЕРЕНТЬЕВАГА - ФОТОАППАРАТ

Баштан ук шунысын искәртеп үтик әле: узган ел да фотоаппаратны шушы ук авылдан Наҗия апа Муллахмәтова откан иде. "Үз гомеремдә бүләк отканым юк иде әле", - дип бик сөенгән иде өлкән әбунәчебез.

- Авылдашым кебек минем дә моңа кадәр бүләкләр алганым булмады. Бу - беренчесе, - дип каршы алды безне Кадрия апа.

Бәйгедә катнашу өчен язылу турындагы квитанцияләрне бергә яшәүче укытучы кызы Люция юллаган булган.

- "Мәгариф", "Сабантуй" журналларын, ", "Мәгърифәт", "Әгерҗе хәбәрләре"н даими алдырабыз, - ди Люция.

- Ә мин аларда дөнья күргән тарихи язмаларны аеруча яратып укыйм, - дип кушыла Кадрия апа.

Тормыш юлында агын да, карасын да күп күрергә туры килгән аңа. Һөнәре буенча маляр булса да, Чаллы заводында погрузчикта да, Казанда төзелештә дә эшләгән, туган авылы Тәбәрледә клуб белән дә җитәкчелек иткән, кирәк чагында колхоз эшенә дә чыккан, интернатта тәрбияче-каравылчы булып та торган. 1998 елда өйләре янып кара күмергә әйләнгәч, ялгыз хатынга йорт салып чыгу да җиңел булмагандыр.

- Тормыш авырлыклары сәламәтлегемне дә бик какшатты, - ди ул.

Аралашырга бик тә яратучы, тормыштагы һәр вакыйгага карата шәхси фикерен төгәл итеп җиткерә белүче Кадрия апаның "ТАТМЕДИА"ның кыйммәтле бүләген - өч фотоаппаратның берсен отуына аннан да ныграк сөендек без.

- Сез Люциянең ничек шатланганын күрсәгез иде әле. Кош тоткандай йөрде җиңүчеләр игълан ителгән көнне, - диде өлкән әбунәчебез.

ЯҢА БӘЗӘКӘДӘН РАУШАНИЯ ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВАГА - ЮРГАН

Раушания "ТАТМЕДИА" уздырган бәйгедә берничә тапкыр бәхетен сынап караган булган. Әмма аның да бүләк отуы - беренче тапкыр.

- "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларына, "Көмеш кыңгырау", "Әгерҗе хәбәрләре" газеталарына язылмый калганыбыз юк, - ди Раушания. - "Әгерҗе хәбәрләре"ннән район яңалыклары белән танышам. Бөтен темаларны үз эченә алган "Гаилә һәм мәктәп" журналын да яратып укыйм. Мәктәптә эшләгәндә "Көмеш кыңгырау"га балаларның иҗат җимешләрен юллый идем, - ди ул.

Моңа кадәр Яңа Бәзәкәдә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ул, 30 еллык бай хезмәт тәҗрибәсе бар. Балалар саны аз булу сәбәпле, быел мәктәп ябылган. Укучылар Тирсәгә йөреп укый хәзер.

- Авыру әнине карарга кирәк булганлыктан, мин быелгы уку елына ял алган идем. Әни күптән түгел генә вафат булды. Мин әлегә өйдә, - ди Раушания.

Әмма тик торырга вакыты юк аның. Абзар тутырып мал-туар асрый бу гаилә. Мөгезле эре терлекләре генә ун баштан артык.

- Бакчада эшләп, абзарда мал карап, төпчегебез Даниярны - мәктәпкә, ирем Илдусны басуга озатып, каршы алып көн узганын сизмим дә, - ди ул.

Әбунәче декадасы башлангач, бераз арзанрак бәягә яраткан басмаларына язылырга планлаштыра.

- "ТАТМЕДИА" бәйге уздырса, бу юлы да квитанцияләр юллап, бәхетебезне сынап карарга исәп, - ди, елмаеп.

ЯҢА БӘЗӘКӘДӘН ГӨЛНАЗ ВӘЛИЕВАГА - МАХСУС БҮЛӘК

20 елдан артык балаларга математика нигезләрен өйрәтүче мөгаллимә Гөлназ Вәлиева - әлеге бәйгедә катнашучыларның иң тәҗрибәлеседер, мөгаен. Ул, дүрт ел рәттән катнашып, өч тапкыр махсус бүләккә ия булды инде.

- Бәйгедә катнашуның бернинди авырлыгы да юк бит. Квитанцияләрнең күчермәләрен электрон почта аша гына юллыйм, беркая барып йөрергә дә кирәк түгел, - ди Гөлназ.

Елның-елында өч-дүрт мең сумлык газета-журналлар яздыра бу гаилә. Болар - "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш" газеталары, "Гаилә һәм мәктәп", "Сөембикә", "Мәгариф" журналлары. "Салават күпере", "Непоседа" журналларын 4 сыйныфта укучы кызлары Рәмзилә аеруча көтеп ала.

- "Непоседа" килгән көнне Рәмзиләне күрмибез дә, ишетмибез дә. Андагы кроссоворд һәм сканвордларны, картиналы мәсьәләләрне, башваткычларны чишәргә, комикс һәм әкиятләрне укырга, мавыктыргыч уеннарда катнашырга бик ярата, - ди әнисе.

Менә шулай, үзләре дә сизмәстән, балаларында да вакытлы матбугатка мәхәббәт тәрбиялиләр алар.

- Мин үзем дә газета-журналсыз яши алмыйм. Моңа кадәр дә язылдык, хәзер дә язылабыз, киләчәктә дә язылачакбыз, - ди Гөлназ.

Ә без Гөлназ, Раушания, Кадрия апа кебек тугры әбунәчеләрбезгә алга таба да уңыш елмайсын иде дип телибез. Ни генә дисәк тә, бүләкне алуы да, тапшыруы да бик рәхәт бит.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев