Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы җитәкчеләре җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен котлады

21 апрель - җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлау юлладылар. "Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Җирле үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Ул гражданнарны һәм дәүләтне үзара бәйли торган...

21 апрель - җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлау юлладылар.

"Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Җирле үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Ул гражданнарны һәм дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият булып тора. Районның социаль һәм икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең иминлеге буенча җирле үзидарә органнарына зур җаваплылык йөкләнгән. Үзләрен борчыган проблемалар, авырлыклар һәм сораулар белән халык иң беренче чиратта җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә бит. Безнең бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итәр өчен уңайлырак итү. Бу эшләрне уңышлы башкару җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре осталыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле.

Бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, ветераннарга, депутатлар корпусына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, яңадан-яңа уңышлар телибез" дигән юллар бар әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев