Әгерҗе районында чүп җыю белән “Мехуборка“ компаниясе шөгыльләнә
1 январьдан Әгерҗедә дә, авылларда да каты көнкүреш калдыкларын җыю белән Чаллының "Мехуборка" компаниясе шөгыльләнә башлады. Сезне "Әгерҗе хәбәрләре"нең узган елның 6 декабрь санында әлеге компаниянең эшчәнлеге белән таныштырган идек инде. Анда "Мехуборка" компаниясе эшчеләренең чүпне кышын авылларда айга ике тапкыр, Әгерҗедә шәхси секторда билгеләнгән график буенча, шәһәрдә күпкатлы йортлар...
1 январьдан Әгерҗедә дә, авылларда да каты көнкүреш калдыкларын җыю белән Чаллының "Мехуборка" компаниясе шөгыльләнә башлады.
Сезне "Әгерҗе хәбәрләре"нең узган елның 6 декабрь санында әлеге компаниянең эшчәнлеге белән таныштырган идек инде. Анда "Мехуборка" компаниясе эшчеләренең чүпне кышын авылларда айга ике тапкыр, Әгерҗедә шәхси секторда билгеләнгән график буенча, шәһәрдә күпкатлы йортлар тирәсенә урнаштырылган контейнерлардан көн саен җыячакларын хәбәр иттек. Авыллардан чүп җыю графигы газетабызда узган елның 98нче санында басылды. Ә шәһәрдә шәхси сектордан чүпне җыю атнага бер тапкыр каралган. Аның төгәл графигы белән газетаның җомга санында таныша аласыз.
"Мехуборка" компаниясенең Әгерҗедәге бүлекчәсе белән Эльдар ШАКИРОВ җитәкчелек итә. Аның карамагында сигез кеше эшли. Болар - өч шофер, өч оператор, берәр диспетчер һәм механик. Ике заманча техника көн саен чүп җыю белән шөгыльләнә. Халыктан җыелган каты көнкүреш калдыклары Әгерҗедәге полигонга китерелә.
Язманы әзерләү барышында авыл һәм шәһәр халкының әлеге яңалыкка карата фикере белән дә кызыксындык.
- Исәнбайда икенче, дүртенче атналарның дүшәмбесендә чүпне алып китәргә тиешләр. Узган дүшәмбе күз ачкысыз буран булу сәбәпле, машина бераз соңарып килде. Әмма бу вакытлыча кыенлык дип уйлыйм. Алдагы дүшәмбедә барысы да график буенча төгәл үтәлер дигән ышанычта калабыз, - ди Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.
Тирсәдә дә халык арасында график буенча берникадәр аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Аңлатып үтәбез: бу авылда чүпне шәхси хуҗалыклардан айның беренче, өченче атналарның пәнҗешәмбесендә 9.10-12.10 сәгатьләрдә җыялар. Ә икенче һәм дүртенче атналарда дүшәмбе 14.40-15.20, пәнҗешәмбе 18.30-19.00 сәгатьләрдә Вокзал һәм Совет урамнарындагы күпкатлы йортлар янындагы контейнерларны бушатачаклар. Шуңа күрә шәхси секторда яшәүчеләрдән бу көнне чүпләрен алып чыкмауларын үтенәләр.
Әгерҗедә Хезмәт урамында яшәүче Диния Колчина узган атнаның пәнҗешәмбесендә чүпне алып китүләрен, бернинди тоткарлык булмавын хәбәр итте. Красная урамыннан Ләйсән Вотина "чәршәмбе чүпне чыгарган идек, машина ничәдә килгәнен күрмәдем, әмма алып киткәннәр иде", диде.
- Элек "Төзелеш идарәсе" предприятиесе чүпне һава торышының нинди булуына, бәйрәм көннәренә карамастан график буенча җыйды. "Мехуборка"га да зур өметләр баглыйбыз, - дип тә өстәде ул.
К.Маркс урамының 241нче йортында яшәүче Рәшидә апа Дюкина:
- Моңа кадәр чүпне һәр дүшәмбедә иртәнге сәгать 7дә алып китәләр иде. Бу атнада машина кичке сәгать дүрткә генә килде. Берничә тапкыр урамга чыгып этләр тараткан чүпне җыярга туры килде, - диде. - Нишлисең, яңалыкка өйрәнүе бераз авыррак, әмма бу вакытлыча гына булыр дип өметләнәбез.
"Мехуборка" компаниясенең Әгерҗедәге бүлекчәсе Эльдар Шакировның да күпкатлы йортларда яшәүче халыкка әйтәсе сүзе бар:
- Зинһар өчен, чүпләрне контейнер янына ташламасагыз иде, - дип мөрәҗәгать итә ул. - Контейнерның капкачын ачу өчен аскы өлештәге махсус педальгә басарга кирәк. Җилле көнне чүп-чар тирә-юньгә туза, этләр дә пакетларны ерта. Шул рәвешле, чүп шәһәр буйлап тарала. Авырлыклар, аңлашылмаучанлыкларга тиздән нокта куелыр. Бер-беребез белән килешеп, аңлашып эшләсәк, барысы да җайга салыныр, - ди ул.
Белешмә:
Әгәр сезнең авылда яки урамда чүп җыю белән проблемалар була икән, диспетчерга 89673789009 телефонына шалтыратыгыз.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! "Әгерҗе хәбәрләре"нең җомга санында шәһәрдә шәхси сектордан чүп җыю графигы басылачак. Игътибарлы булыгыз!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев