Әгерҗе районында ике генә балалы бакча да бар
Бүген Әгерҗе районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм төркемнәрендә 1997 бала тәрбияләнә. Шуларның нибары 216сы - авыл бакчаларында. Әмма авылларда бакчага йөрүчеләр саны елдан-ел кими. - Бүгенге көндә Уразай бакчасына нибары өч бала йөри, Девәтернә һәм Азевода - бишәр, Кадыбашта һәм Кадрәктә - алтышар, Варкләд-Бодьяда сигез сабый. Иң аз бала...
Бүген Әгерҗе районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм төркемнәрендә 1997 бала тәрбияләнә. Шуларның нибары 216сы - авыл бакчаларында. Әмма авылларда бакчага йөрүчеләр саны елдан-ел кими.
- Бүгенге көндә Уразай бакчасына нибары өч бала йөри, Девәтернә һәм Азевода - бишәр, Кадыбашта һәм Кадрәктә - алтышар, Варкләд-Бодьяда сигез сабый. Иң аз бала саны - Кодашта. Анда бакчада нибары ике бала тәрбияләнә, - ди Ләйсән Рамилевна.
1 сентябрьгә әлеге бакчаларның кайберләрендә балалар саны тагын да кимиячәк. Чөнки сабыйлар мәктәпкә китә, ә алар урынына килүче юк.
Әле ярый, моңа капма-каршы буларак, сабыйлар тавышыннан гөрләп торган бакчалар да бар. Әйтик, Бимада балалар бакчасына йөрүче сабыйлар - 21, Кырындыда - 24, Исәнбайда - 26, Сарсак-Омгада - 38. Тирсәнең "Миләүшә" бакчасы - иң күп бала тәрбияләүче. Анда бүгенге көндә 81 бала йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев