Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында Яңа ел каникулы тыныч узды

Быелгы кышкы озын яллар да артта калды. Әлеге көннәрдә дә тормыш гадәти режимда барды кебек. Бары тик һава торышы гына апрель аен хәтерләтте һәм ялларның соңгы көнендә ишеп-ишеп кар яуды. Ә көчәйтелгән режимда эшләүчеләр яллар турында нинди фикердә икән? Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры: - Гадәттәгечә, быел безгә...

Быелгы кышкы озын яллар да артта калды. Әлеге көннәрдә дә тормыш гадәти режимда барды кебек. Бары тик һава торышы гына апрель аен хәтерләтте һәм ялларның соңгы көнендә ишеп-ишеп кар яуды. Ә көчәйтелгән режимда эшләүчеләр яллар турында нинди фикердә икән?

Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры:

- Гадәттәгечә, быел безгә ярдәмгә өстәмә бригада җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, Әгерҗедә - өч, Красный борда бер бригада эшләде.

Яллар тыныч узды дияргә мөмкин, гадәттән тыш хәлләр булмады. Нигездә, температуралы кечкенә балалар һәм кан басымы күтәрелгән өлкәннәр янына чыгарга туры килде. Тулаем алганда, ял көннәрендә 332 чакыру булды.

Ялларда кар яумагач, юллар да чиста иде. Шулай да кайбер күпкатлы йортларның ишегалларына ашыгыч ярдәм машинасы кыенлык белән үтте. Бу - бигрәк тә машиналар күп булган ишегалларына хас күренеш. Алар ишегалдын кардан чистартырга комачаулый. Хастаханә янында да шушы ук хәл күзәтелә. Күпләр "Орешник"ка машина белән киләләр дә транспортларын шунда калдыралар. Бу хезмәт күрсәтүче оешмаларга карны эттерергә "аяк чала".

Айрат ШӘЙДУЛЛИН, күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы:

- Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны өчен 2018 ел тыныч башланды. Моңа барлык хезмәтләрнең актив рәвештә профилактик эш алып баруы да йогынты ясагандыр.

Объектларда төнге күзәтүләр алып барылды. Хастаханә, "Наз" приюты тикшерелде - кисәтүләр юк.

Профилактик төркемнәр тарафыннан тиеш булмаган урында пиротехника шартлатуның 107 очрагы булдырылмый калды. Шулай ук социаль яктан имин булмаган гаиләләргә рейдлар, су объектларына патрульлек итү оештырылды. Сулыкларда да фаҗигаләр күзәтелмәде.

Ялларны имин уздыру буенча профилактик эш алып баруга тиешле игътибар биргән оешма җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына зур рәхмәт.

Олег КАПИЛОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы:

- Ялларда без дә көчәйтелгән режимда эшләдек. Тәүлек әйләнәсе ике экипаж кизү торды: берсе - Әгерҗедә, икенчесе - районда. Каникул чорында 196 тәртип бозу очрагы теркәлде.

Сигез көн эчендә сигез исерек шоферны тоткарладык. Бу, 2016 елга караганда, ике тапкырга диярлек күбрәк. Правасыз килеш руль артына утыручылар - 5 кеше.

"Кышкы каникул" операциясе кысаларында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыкладык. Балаларны машинада йөртү кагыйдәләренең үтәлешен дә тикшердек. Ун тәртип бозу очрагына юлыктык.

Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышлы беренче хәбәр 3 январь көнне килеп иреште. Әлеге очракта балыкчыларның кардан йөрү машинасы ауган иде. Красный борда күңелсез хәл булды. Балалар юлга якын урында тау шуганда бер кыз тюбингтан егылып аягын сындырган.

Каникулның соңгы көнендә Барҗы-Умга авылы янында Ижаудан ВАЗ-2113 машинасы капланган. Нәтиҗәдә, пассажир кыз төрле тән җәрәхәтләре алды.

Кар ишеп яуган көнне транспортка механик зыян килү белән бәйле күп кенә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Аларның күбесе шоферларның тизлекне, ераклыкны контрольдә тотмавына бәйле. Тагын бер кат искәртәбез: кышкы юлда тизлекне һава шартларына карап сайлау аеруча мөһим.

Наталья КУЗНЕЦОВА, акушерлык бүлекчәсе җитәкчесе:

- Яңа елның беренче көннәрендә безнең бүлекчәдә бер генә сабый да дөньяга аваз салмады. Күрәсең, алар өчен дә каникул булгандыр. Ә 31 декабрьдә Әгерҗедән Анастасия Гуляева якыннарына яңа ел бүләге ясады. Ул икенче баласын - улын дөньяга китерде.

Яңа елда беренче сабый 5 январьда гына туды. Әгерҗедән Ани Минасян икенче баласын - кыз тапты. 6 январьда Әгерҗедән Алина Ажимова да кыз тудырды. Әлеге сабый да - гаиләдә икенчесе. Хәзерге вакытта әниләр дә, сабыйлар да үзләрен яхшы хис итәләр.

Әлегә бүлекчәдә тыныч. Тиздән тагын ике сабыебыз туарга тиеш.

Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев