Әгерҗе районында – яңа прокурор
Россия Федерациясе прокуроры Приказы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна ШУСТА билгеләнде. Чәршәмбе көнне яңа прокурор белән район активын Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков таныштырды. - Моңа кадәр Әгерҗе районы прокуратурасын җитәкләгән Сергей Парамонов Лениногорск шәһәре прокуроры булып эшли башлады. Ә аның урынына Россия Федерациясе генераль прокуроры Юрий Чайка...
Россия Федерациясе прокуроры Приказы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна ШУСТА билгеләнде.
Чәршәмбе көнне яңа прокурор белән район активын Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков таныштырды.
- Моңа кадәр Әгерҗе районы прокуратурасын җитәкләгән Сергей Парамонов Лениногорск шәһәре прокуроры булып эшли башлады. Ә аның урынына Россия Федерациясе генераль прокуроры Юрий Чайка Приказы белән юстиция киңәшчесе Оксана Шуста билгеләнде.
Оксана Николаевна һөнәри яктан грамоталы булуы, үз эшенә бик тә җаваплы карашы белән хезмәттәшләренең олы ихтирамын яулады. Биредә дә аның үзе сайлаган юлдан ышанычлы адымнар белән атлап, күпләргә дөрес юлны сайларга ярдәм итәчәгенә ышанам, - дип билгеләп үтте Илдус Сәид улы.
Ул әлеге вазифаны моңа кадәр башкарган Сергей Парамонов исеменә дә җылы сүзләр җиткерде.
- Сергей Геннадиевич та Әгерҗе районында якты эз калдыргандыр дип уйлыйм. Биредә эшләү чорында аның белән бәйле бер генә шелтә сүзе дә ишетелгәне булмады. Хезмәттәшебезнең тагын да зуррак шәһәрдә дә сынатмаячагына ышанабыз, - диде Илдус Нәфыйков.
Район башлыгы Валерий Макаров та Сергей Парамоновка яңа урында уңышлар теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
- Оксана Николаевнага да районыбызда законлылык, хокук тәртибен тагын да ныгытуда уңышлар юлдаш булсын, - диде Валерий Владимирович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев