Әгерҗе районындагы бакчаларда төрле юнәлешләрдә эшлиләр
Райондагы барлык бакчаларның да балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча үз программалары бар. Алар белән еду.татар.ру сайты аша танышырга була. Һәр бакча эш алымнарын инновацион мәйданчыкларда камилләштерә. Һәрберсе Казан йә Чаллы югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә. - Шул ук вакытта аерым юнәлешләрдә уңышлы эшләп килүче авыл балалар бакчаларын да...
Райондагы барлык бакчаларның да балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча үз программалары бар. Алар белән еду.татар.ру сайты аша танышырга була. Һәр бакча эш алымнарын инновацион мәйданчыкларда камилләштерә. Һәрберсе Казан йә Чаллы югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә.
- Шул ук вакытта аерым юнәлешләрдә уңышлы эшләп килүче авыл балалар бакчаларын да атыйсы килә. Пеләмеш бакча-мәктәбендә инде күп еллар математик юнәлештә уңышлы эш алып барыла. Моның нәтиҗәсе буларак, әлеге балалар Бима мәктәбенә укырга киткәч тә математика буенча матур уңышларга ирешәләр. Кадыбаш бакчасы да шушы юнәлешкә өстенлек бирә. Бимада сәламәт яшәү рәвешенә, балаларны чыныктыруга зур игътибар бирәләр. Алар хәтта җәен дә ылыс өстеннән чаңгыда шуалар. Кичкетаңда экологик тәрбия бирү өстенлек алган. Исәнбайда татар телен үстерү, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшлиләр, - ди район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев