Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районына яңа автомобиль тапшырдылар

Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү өчен файдаланылачак

Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар Кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа "Лада Ларгус" автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак», - дип хәбәр итте Алексей Песошин. 

Әгерҗе район хастаханәсенә шулай ук “Лада Ларгус” автомобиле тапшырылды. Ул пациентларны медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләренә пациентларның яшәү урынына китерү, шулай ук тикшеренү өчен биологик материаллар йөртү өчен файдаланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев