Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында 64 яшьлек ир-ат хөкем ителгән

Суд аңа 1,4 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде

Район прокуратурасы 64 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны законсыз төстә корал саклауда гаепле дип таныган. 

Сатып алынган коралны хокук саклау органнарына хәбәр итү һәм ирекле тапшыру мөмкинлеге булган әлеге гражданин 1990 елның көзеннән алып 2021 елның маена кадәр (төгәл даталар билгеләнмәгән) яшәү урыны буенча законсыз төстә ике утлы корал – «ТОЗ-11» модельле карабин һәм  «ТОЗ-8м» винтовкасын саклаган. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге коралларны алганнар. Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа 1,4 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде. 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Гадел СӨЛӘЙМАНОВ, 
Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев